Ирең бер дә кагылмагач әллә нинди уйлар туа...
Ирләрдә алай буламы соң ул?
Шалтыратуымның сәбәбе бик шәхси, әмма якыннарыма да сөйлисем килми, оят. Шуңа да исемемне дә әйтмим, әмма эчне бушатасы килә, кызлар. Ирем белән яратышып өйләнештек. Ул миннән 10 елга олырак. Без бер-беребезгә холкыбыз белән охшаган, фикерләребез уртак, бер караштан аңлашабыз. Өйләнешкәч башта «притирались», аннары, шөкер, әкияттәге кебек яшәдек. Әмма бер-ике ел инде безнең арада ир-хатында булган мөнәсәбәтләр юк дәрәҗәсендә. Аның башкалар белән йөрмәвенә дә иманым камил, әмма аңа физик якынлык кирәкми кебек. Мөнәсәбәтләребез шулай ук бик якын, ярата, беләм. Әмма мин бит 70 яшьлек апа түгел. Ирең бер дә кагылмагач әллә нинди уйлар туа. Үземне карыйм да. Күп ирләр комплиментлар әйтеп кенә тора. Ә үземнең ирем өчен мин якын кеше генә. Моның сәбәпләрен аңламыйм. Бәлки арагызда шундыйлар ук бардыр. Сөйләшеп тә карадым: «Мин сине шулай ук яратам ди, әмма миңа «йоклау» кирәкми». Ирләрдә алай буламы соң ул?
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев