Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ирем нидер сизенә бугай

Сәлам, кызлар! Социаль челтәрләрегезне карап барам һәм килгән хатларны урнаштыруыгызны көтеп алам.

Үземдә дә эч пошыргыч хәл тугач, дус кызлар белән генә киңәшләшеп калмыйча, сезгә дә сөйлим әле, дидем. Алар укысалар, мине танып көләрләр иде инде, ярый әле барысы да рус милләтеннән...

Мин кияүгә «удачно» чыктым. Аңа кадәр дә тормыш зарланырлык түгел иде. Матди яктан кытлык булмаган гаиләдә, җитеш­лектә үстем. Чит илләргә ял итәргә йөрдек, әни белән ни теләсәк шуны кидек. Бирнәм дә яхшы, бай кәләш идем инде үзем дә: өч бүлмәле фатирым, ике катлы йорт белән әзер дача, машинам бар. Әмма үзем руль артына утырмыйм, автомобиль булачак иремә алып куелган иде, мине утыртып йөртү өчен.


Ирем белән төнге клубта таныштык. Үзем андый җирләргә йөрми идем, бу юлы эштән коллектив белән берәүнең юбилеен бәйрәм итәргә бардык. Бәхетле гаилә тормышы берничә ел дәвам итте. Ирем, нигездә, гел эшләде, командировкаларга йөрде, үз арабызда аны күрми дә идек диярлек. Мин дә, эштән – өйгә, ял көннәрендә ахирәтләр белән кафеда утыргалыйбыз да, әниләргә барып киләм.

Яраткан 8 март җитте, бу юлы кызлар белән аны модный яшьләр клубында билгеләргә булдык. Ябылганчы, иртәнге бишкә кадәр күңел ачтык. Аннан, чамалыйсыздыр, бер-беребезгә тотынышып чыктык – бәйрәм бит, безгә дә ярыйдыр. Соңгы хәтерләгән нәрсәм, Оля белән тагын кайда да булса барып утыру теләге һәм күптәнге танышым Марсельгә шалтыратуым.

Ә йокыдан чит урында уяндым. Янәшәдә шәрә ир йоклый иде. Сикереп торып, кичәгеләрне хәтерләргә тырышып, тиз генә җыендым да, өйгә кайтып киттем.
Үземне тәртипкә китереп, котым очып, иремне көтә башладым. Ачуымны китергәне, үземнең Марсель диванына ничек эләгүемне һәм безнең арада тыелган берәр нәрсәнең булу-булмавын хәтерләмәвем. Бу минем йөземә чыккан иде ахрысы, төнге сменадан кайт­кан ирем ничек бәйрәм итүебезне җентекләп сораштыра башлады. Таңга кадәр күңел ачуыбызны сәбәп итеп, сөйләшүне кичкә калдырып, йокларга яттым. Ә башымда бер уй: ни булганын ничек белергә һәм хыянәтем турында ирем сизенсә – ниш­ләргә?

Эш шунда, Марсель минем «бывший» иде. Институтта укыганда очрашып йөрдек. Аннары язмышлар аерды, ул укуны тәмамлагач, стажировка узарга башкалага китте. Ә мин үзебезнең шәһәрдә калып, башкага кияүгә чык­тым бит инде.

Кич күңелсез сораулардан башланды. Ирем узган «гулянка» турында энәсеннән җебенә кадәр белергә теләп, аптыратып бетерде. Көчкә котылдым. Эшкә баргач, иртәгә Олядан барысын да сораштырырга кирәк дигән уйлар белән, тынычсызланып йоклап киттем.

Очрашкач, минем белән Марсель арасында ни дә булса булу-булмавы турында фикерләштек. Оля миннән тәҗрибәлерәк, ул: «Хатын-кыз бернәрсә дә сизмичә, хәтерләмичә булмый инде ул. Әгәр хәтереңдә калмаган икән, димәк бернәрсә дә булмаган», – диде. Ирем алдында йөзем ак һәм намусым чиста булып калуына ышанып, башка нәрсәне сөйләшә башладык. Тагын бер сорау туды: беренче юлы ук ирем күңелендә ничек шик туарга мөмкин? Монда нидер «нечис­то» кебек. Кем сораса да, бәйрәмдә башыннан ахырынача Оля белән бергә булуыбыз турында әйтәчәгебезне килештек тә, эшне дәвам иттек.


Берничә көн үтте, ә ирем тәк и сораулар бирүдән туктамады. Кич янына утыртып, яшь чактагы фотоальбомны алды да, бу кем, бу кем, дип сораштыра башлады. Марсель белән бергә төшкән фотога тукталып, мөнәсәбәтләребез турында беләсе килде. Яхшы тәрбия алганлыктан, мин ирем белән никахка кадәр беркем белән дә тирән мөнәсәбәтләргә юл куймадым. Бу хакта иремә аңлатып торуны да кирәк санамадым, ул үзе дә минем беренче булуын яхшы хәтерли, отчет биреп утырмадым, пат­риархат заманы түгел хәзер, ачуымны китермәсен. Ә менә башыма, аның миннән ни өчендер шикләнүе турында уй кереп урнашты.


Озакка сузмый, ахирәтләр белән очрашып, «женсовет» җыены уздырып алдык. Тагын бер кат, минем бернинди дә кирәкмәгән эш кылмавыма, ирем алдында гаепле булмавыма нокта куеп, аның нигәдер мине хатыны буларак кара ягырга теләве темасына күчтек.

Берничә вариант туды: Марсельнең җиңүе турында мактанасы килеп, аның диванында минем йоклавымны фотога төшереп, иремә җибәргән. Тик моны кире кактылар, чөнки Марсельнең андый әшәкелеккә, түбәнлеккә
бармавын барысы да белә.

Икенчесе: ирем миннән туйган һәм арабызны бозу өчен сәбәп эзли. Менә бусы инде кызыграк. Алай гына да түгел, ул минем белән аерылышырга һәм мөлкәтне бүләргә тели. Бергә яшәү вакытында минем туганнар ясаган саллы бүләкләрне исәпкә алсак, ирем бик күп отачак.
Иремнең үзенең арты кәкәй, сөяркәсе бар, дигән нәтиҗә ясап, таралыштык. Атна узды, ирем ягыннан сораулар кими төште. Тик мин барыбер аңламыйм, неужели ул нидер сизенде икән? Әллә русларның «нападение – лучшая защита» дигәннәре дөресме? Инде хәзер үземнең башым катты. Аңа төпченеп сораулар бирәсем килә. Менә шулай бер-береңнән шикләнеп яшәүдән дә кыены юк.

Нишләргә икән миңа, киңәш бирегез әле.
Сәлам юллап, Эльза.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев