Ирем минекеләрне хыялдан мәхрүм итте
...Яңа елга өч айдан да азрак вакыт калып бара.
Көтәбез инде, шулай бит. Яңа ел килер дә, барысы да яхшы якка үзгәрер дип өметләнәбез. Минем әти белән әни – яшь пенсионерлар да көтә. Алар аны чит илдә каршы алырга хыялланган иде – Кытайда. Хәзер инде беркая да бармаячаклар. Андый мөмкинлекләре калмады...
Урысларда «простота – хуже воровства» дигән әйтем бар. Шул хәтле дөрес! Әти минем гомере буе юмарт булды, хәзер дә шундый. Ирем Әнәс моны тагын бер кат раслады. Ике ай элек әтиләргә баргач, ул киявенең машинасына игътибар итте. Күз төшәрлек тә, ул безнең тюнингланган, ниләр белән генә бизәлмәгән, ясалмаган. Әнәс әтинең кызыксынуын күреп алды да, тотынды колагына токмач эләргә. Без кайтырга җыенганда әти белән әни кияүләренә бик тә кирәкле запчасть алу өчен сиксән мең сум биреп тә җибәрделәр. Ул бу сумманы икенче көнне үк туздырып бетерде. Тик аңа аз тоелды.
Өч атналар узгач, миннән башка гына тагын барып кайткан, акча бирүләрен әни шалтыратып әйтте. Аннары тагын барган. Соңгы тапкырында оятсыз рәвештә сорап алган. Хәзер аның әтиләргә йөз илле мең бурычы бар. Әмма аны түләргә ашыкмый да, җыенмыйдадыр, мөгаен. Минекеләр дәшми, кияүләренең намусына ышана. Ә ул үзенең машинасы турында гына уйлый. Бурыч түләргә уенда да юк. Түзмәдем, бер көнне сүз кузгаттым.
– Әнәс, син әтиләргә бурычыңны кайчан бирергә уйлыйсың?
– Акчам булгач, бирермен. Минем кредит түгел бит, бер кәгазьгә дә кул куелмаган.
– Әәә, шулаймени? Ә син аларга ул акчаның каян килгәнен беләсеңме соң?
– Кызыксынмадым.
– Ул сумманы нәрсәгә дип җыюларын да белмисеңме?
– Юк, белмим, беләсем дә килми, бу алар эше.
– Ә хәзер мин сиңа әйтәм: алар ул акчаны бер сумлап ике ел җыйды. Үзләренең хыялларын тормышка ашырыр, Кытайга барыр өчен, беләсең килсә!
– Ни фига себе! Кытайгааа? Төркиягә генә дә түгел, Кытайга! Белмәдем. Белгән булсам, алмас идем. Шаккатмалы! Безнең пенсионерлар дөнья күрергә җыенган. Надо же, прәме Кытайга ук! Ә мин аларга комачаулаган! Кичерегез инде мине!
– Маймылланма!
Сөйләшү файдасыз иде. Намусы да юк икән! Ничек мин аның шундый эгоист булуын сизмәгән? Кансыз һәм каты күңелле эгоист!
Ял көне әтиләргә киттем. Алар мине һәрвакыттагыча шатланып каршылады. Аралашканнан соң, аларның акча бирүләренә бер дә үкенмәүләрен аңладым. Әмма дәшми кала алмадым.
– Яңа ел сәяхәтегез нәрсә инде хәзер? Ник сез аңа акча бирдегез? Ул бит кире бирмәячәк аларны сезгә. Юк аның акчасы.
Алар бераз дәшми утырдылар. Аннары әни:
– Кызым, менә ничек бирмисең инде? Сорады бит. Кредит яки микрозайм алам, диде... без әтиең белән уйладык та, бирергә булдык. Алайса, чынлап та кредит алыр да түләмәс. Коллекторлар белән приставлар кая килә? Сезнең өйгә. Син хатыны. Сиңа ничек кыен булачагын уйладык та, бирдек.
– Син, кызым, борчылма. Сәяхәт өчен борчылма. Барган чаклар да булыр әле. Ә ул үз эшен эшләсен, берәр бүләк алыр бәлки иҗаты өчен, әнә бит, машинагызга әллә ниләр ясап бетергән. Ир кешенең яраткан шөгыле булмаса, ул эчә башлый. Исереп, аунап ятканчы, әнә машинасында казынсын, рас ошый. Мин шулай уйлыйм. Акча ул бүген бар, иртәгә юк.
Кич өйгә кайтканда Әнәс үзенең яраткан машиналар сайтында компьютерда утыра иде.
– Әтиеңнәргә бардыңмы? Ничек алар?
– Әйе, бардым. Сәлам әйттеләр.
– Акча өчен ачуланалармы?
– Юк. Анысы синең намуста. Эшләрсең дә түләрсең.
– Әйе инде. Мин бит «түләмим» димим. Эшләрмен дә бирермен.
Яңа ел килеп тә җитәр. Һәркем эчтән генә теләген уйлар. Әти белән әни Кытайга бару турында, ә мин кызым тусын иде дип. Әнәс машиналар тюнингларга гел ярдәм итәрлек бай спонсор турында. Һәркемнең үз хыялы...
Әти-әнием каршында үземне бик тә гаепле сизәм һәм бурычка батып булса да, Кытайга юллама алып бирү турында уйлыйм. Аларны әрлисем дә килә, ничек итеп иремнең кирәкмәгән мавыгуына үзләренең хыялларын алыштырырга булганнар?! Ә иремә җен ачуларым котыра. Менә шундый хәлдә калдым. Минекеләрдән акча алырга оялмаган ирем өчен дә оят...
Гүзәл.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев