Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ирем мине өч бала белән ташлап китте» (тормыштан)

Ирем белән 20 ел бергә яшәгәннән соң аерылыштык. Ул безне, ягъни мине һәм өч баланы ташлап чыгып китте. Бу коточкыч хәлләр төштә булган кебек.

Миңа барысын да яңадан башларга туры килде. Беренчедән, шәһәр читендәге йортта өч бала белән яшәү авыр иде. Аны сатып, шәһәрдән фатир алдык. Ике баланы мәктәпкә, төпчеген балалар бакчасына урнаштырдым. Үземә эш таптым, бик ошый, хезмәттәшләрем дә ярдәмчел.

Очрашып йөргән кешем юк, ул миңа кирәкми дә. Тормышым җайланып килә, Аллаһка шөкер.

Бервакыт кунакка әни килде. Аның бер гадәте бар: ни генә булса да, ул гел мине гаепли. Беркайчан да җылы сүз әйткәне, рухи яктан ярдәм иткәне, терәк булганы юк. Бу юлы да иремнең хыянәт итүендә мине гаепләде. Имеш, мин үземне карамыйм, косметологка йөрмим, матур киенмим, шуңа күрә ул чит-ятларга караган.

Алай гына ир-атны тотып булса икән! Аның хәзерге сөяркәсе миннән мең тапкыр ямьсезрәк! Анысы да монысы, әнигә ачу килә. Шундый авыр вакытта да үз кызыңа таяныч булу кыен микән ни соң ул?..

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев