Ирем балаларны кыйный (киңәш кирәк)
Минем ирем балаларга кул күтәрә. Инде яшьләре егермегә якынлашкан балалар бик гарьләнәләр, ләкин куркалар. Мин дә берничек яклый алмыйм.
Бер авылда тыныч кына яшәп ятучы гаиләдә гауга чыккан. Кыз бала, әти кыйнады дип, көеп беткән аркаларын, кулларын күрсәтеп, интернетка куйган. Артык таралып өлгермәде бугай бу вакыйга, ничек хәл иткәннәрдер...
«Бик аптырашта калдык инде. Ул тыныч кына кеше, беркайчан да андый-мондый хәлләре ишетелмәде. Хатыны да сабыр гына, иреннән куркып, өркеп яшәүче кеше дип әйтмәссең», – дип сөйлиләр танышларыбыз.
Кызлары Казанда укып белем алган, аңа 28 яшь диләр. Аның сөйләүләре буенча, әтисе тугыз яшьтән бирле кыйный икән. Бер юктан сәбәп табып, салкын кышта урамда да бастырып торган... Бу юлы да машина тәрәзәсен ачык калдыргансың дип, тавыш чыгарган... «Мин түгел ул, әти, син үзең шулай калдыргансың», – дип акланган кызын кыйнаган әтисе.
Үзебезнең дә баштан үткән хәлләр бу... Шуңа күңелгә якын алдым. Минем ирем дә балаларга кул күтәрә. Инде яшьләре егермегә якынлашкан балалар бик гарьләнәләр, ләкин куркалар. Мин дә берничек яклый алмыйм. Нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә безгә, киңәш бирегез әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Яшьләре егермегә якынлашып килүче балалар тиран әти янында нишләп утыралар? Ни өчен самостоятельно яши башламыйлар? Эшләп уку авыр, конечно, әгәр студент булсалар, но психиканы саклау, эчке тынычлык мөһимрәктер бит. Үзегез сайлап, үзегез риза булган ир. Риза булмасагыз әллә кайчан чарасын күргән булыр идегез. Балалар сайламаганнар ул әтине, китсеннәр гаиләдән. Аңлатыгыз һәм чыгарып җибәрегез. Или балалар китсә үзегез тукмалып яшәрсез, диеп куркып балаларыгызны итәгегезгә бәйләп тотасызмы? Күрә торып балаларны мыскыл иттереп яту буламы хәзерге заманда???
0
0