Яшәеш
Ирегеннән мәхрүм ителүчеләргә альтернатив җәза
Законнар да бер урында тормый, һаман үзгәрә. Шундыйларның берсе турында аңлатып узарга кирәк. 2017 елдан 2 айдан алып 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүчеләрнең хөкем карары мәҗбүри эш белән алмаштырылырга мөмкин.
- Суд карары буенча мәҗбүри эш белән хөкем ителүчеләр төзәтү үзәгенә җибәреләчәк, - дип аңлата бу альтернативаны Яшел Үзән шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова. - Ул анда чынбарлыкта иректә булып, билгеләнгән срогын тутырганчы эшләргә тиеш булачак. Шулай ук бу яңа төр җәза шартлы рәвештә алдан азат ителүчеләргә дә кулланылырга мөмкин. Мәҗбүри эш белән уртача авырлыктагы яисә беренче тапкыр авыр җинаять кылучылар да хөкем ителә алачак. Мәҗбүри эшләүчеләрнең хезмәт хакының яртысы бюджетка күчерелеп барачак. Мондый хөкем карары билгеләнүчеләр өчен берничә генә чикләү бар: алар эшне үзләре сайлап ала һәм администрация рөхсәтеннән башка төзәтү үзәгеннән китә алмый. Асылда башка чикләүләр юк. Алар шулай ук сроклары тулганчы гадәти тулай торакларда яши, тәртип бозулар булмаса, гаиләсе белән муниципаль берәмлек территориясендә яши ала. Алты ай эшләгәннән соң 18 көнлек түләүле ял бирелә. Әмма ял читкә чыгарга шелтәләре булмаганнарга гына рөхсәт ителә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев