Ире йоклап яткан тормыш иптәшенә ут төрткән
***
Башкортстанда прокуратура хатын-кызны законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итү буенча кузгатылган җинаять эшен туктату карарын гамәлдән чыгарды. Бәләбәй районара прокуратурасының апелляциясен Башкортстанның Югары суды канәгатьләндерде.
Моңа кадәр беренче инстанция суды тарафыннан аңлы рәвештә аеруча рәхимсезлек белән сәламәтлеккә уртача дәрәҗәдә зыян салуда һәм законсыз иректән мәхрүм итүдә гаепләнүче җирле ир-атка карата кузгатылган җинаять эше туктатылган иде.
Быел май аенда исерек ир йоклап яткан хатыны өстенә спирт койган да газ горелкасы белән аңа ут төрткән. Нәтиҗәдә хатын I–II дәрәҗәдә пешкән. Бу хәлдән соң вәхши ире пешкән хатынын өйдән чыгармыйча бер атна бикләп тоткан. Аның медицина хезмәтләрен чакыртыйк дигән үтенечләрен инкарь иткән, ә качса яисә берәрсеннән ярдәм сораса, янә ут төртеп яндырырга вәгъдә иткән.
Ахырда пешкән хатынны полицейскийлар азат иткән.
Иренең коточкыч вәхшилегенә карамастан, хатыны судта дуслашулары уңаеннан иренә карата кузгатылган җинаять эшен туктатуны үтенгән. Әмма суд карарын законсыз дип санап, прокуратура апелляциягә биргән.
Башкортстан Республикасы Югары суды прокуратура позициясе белән килешкән, җинаять эшен туктату турындагы карарны гамәлдән чыгарган һәм материалларны беренче инстанция судына яңа тикшерүгә җибәргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев