Яшәеш

Җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда

Җиһанда язның беренче ае - март! Табигать озакка талган йокысыннан күкрәк тутырып сулыш алып күзен ача. Язгы табигать, әйтерсең лә, яңа туган сабый: кар астыннан җир күренер- күренмәс борын төрткән яңа үлән, яшь бөре... Бар нәрсә гүя яңадан туа, ярала. Яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кыз да җиргә яңа...

Күңелләрне яшәртүче, өмет уятучы ел фасылы белән яраткан бәйрәмебез 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне дә якынлаша. Язның беренче бәйрәмендә гүзәл затларыбызга кадер-хөрмәт икеләтә арта. Яшел Үзәндә гомер итүче гүзәл ханым, ике сабыеның өзелеп яраткан әнисе, иренең ныклы терәге Резедәнең дә яраткан бәйрәме ул. Хәер, бу көннәр 31нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Резедә ханым Шәмсиева өчен икеләтә бәйрәм. Ул «Ел тәрбиячесе - 2016» республика бәйгесенең муниципаль турында, 27 коллегасы арасында, беренчелекне яулады. Педагог булган кеше яхшы белә: мондый бәйгеләргә әзерләнү дә, үз-үзеңне күрсәтү дә зур җаваплылык сорый. Монда син үзеңне генә түгел, ә коллективың, эшләгән учреждение өчен тулысы белән җавап­лылык тоясың.
- Төрле бәйгеләрдә еш катнашырга туры килә. Шуңа да монысына тәкъдим ясагач, юк дип каршы килмәдем. Аннан коллектив та, бакчабыз мөдире Эльвира Низамова да теләктәшлек күрсәтеп, нык ярдәм итте. Җитәкчебез бәйгегә иҗади якын килеп, киңәшләрен бирде, нигез салды дисәң дә була. Көчле көндәшләрем арасында алдынгы урынга чыгуым, әлбәттә, минем өчен сюрприз булды һәм бу уртак җиңүебез дип саныйм, - дип сөйли Резедә.
Өч этапта узган җитди бәйге ныклы әзерлек сорый. Мондый чакта гаиләң син дип өзелеп тормаса, лаеклы урын алу икеле. Ул яктан Резедә бәхетле. Ире Ильмир гаилә дип үлеп тора, балалар дигәндә җанын бирергә әзер. Монда кочып, яратып алу турында гына сүз бармый. Сабыйларын назлап иркәләү күп гаилә башлыкларының хәленнән килә анысы. Ә аларны, әниләре кебек, ашатып-эчертү, бакчага, мәктәпкә озату, дәрес әзерләргә ярдәм итү һәр көчле затка да хас сыйфат түгел. Шуңа да Резедәгә тынычлап, эшкә бирелергә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Гаиләңдә бар да әйбәт икән, хатын-кыз­ның да йөрәге тыныч. Һәм бар күңелеңне биреп, яратып эшләгән эшеңнең нәтиҗәсе дә күренә. Резедә балалар бакчасына эш кирәк дип кенә адашып кергән кеше түгел. Нәселләре дә укытучылар гаиләсенә барып тоташа. Әби-бабалары да укытучы булган. Акъегет халкы әнисе Ләлә Илгизовнаны бик хөрмәт итә һәм ул мәктәптә эшләгән елларны сагынып искә ала. Һәм Резедәнең дә балаларны яратуы юктан гына түгел.
- Мин эшемә йөгерә-йөгерә барам. Балаларның иртән килгәннәрен тәрәзәдән карап көтеп алам. Сабыйлар бит алар - үзе бер могҗиза. Замана баласы дияргә яратабыз. Әлбәттә, хәзергеләр күпкә аерыла, мәгълүмат күп аларда. Безнең эшне тукталмас балачак дияргә яратам. Чынлап та, без көн саен балачакта эшлибез һәм шуның матурлыгын тоеп яшибез, - ди Резедә.
Мине Резедәнең үз эше турында шулай тәмләп, яратып сөйләве таң калдырды. Чынлап та, балаларга булган мәхәббәт, укытучыларга хас зыялылык, аң-белем аның канында. Гомумән, язмам героен бик тә бәхетле хатын-кыз, ана, тәрбияче-педагог дияр идем. Яраткан кешесенә кияүгә чыккан, ике баласы әнием дип өзелеп тора, туган авылы, колач җәеп каршы алырлык әби-балалары бар. «Йә, шул бәхет түгелме?! Дөньяларыбыз гына тыныч булсын, балаларны тигезлектә, исәнлектә үстерергә язсын, бар теләгем шул», - ди ул, үз бәхетенә күз тиюдән куркып.
Март ахырында Яшел Үзән данын Лаешта яклаячак Резедә Шәмсиевага эшендә дә, тормышында да бары уңышлар телим. Һәм барлык гүзәл затларыбызга хатын-кыз шатлыгы, ана булу бәхете насыйп булсын иде. Бәйрәм белән, кадерлеләребез! Сөеп, сөелеп яшәгез!
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш