Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ир мәете берничә көннән табылган

Эчке эшләр бүлегендә 38 җинаять теркәлгән. Шуларның 28е – шәһәрдә, 10сы районда булган. 17 җинаять ачылган. 10сы – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 һөҗүм ясау, 2 талау, 17 урлау, 13 мошенниклык очрагы теркәлгән.

Васильевода үз йортында 40 яшьлек ир мәете табылган. Тикшерү барышында, аның 30 яшьлек ир белән аракы эчеп утырганда алар арасында ызгыш чыкканлыгы ачыкланган. Нәтиҗәдә, яшьрәге көчлерәк булып, шешәдәшен үтергәнче кыйнаган һәм качкан. Мәетне бертуган апасы берничә көннән соң гына тапкан.


Яшел Үзәннең Кече Кызыл урамындагы йорт подъездында 50 яшьлек хатынның телефонын талап алганнар. Моны беркайда да эшләмәүче, элек тә хөкемдә булган 39 яшьлек ир кылган.


28 яшьлек яшел үзәнленең банк картасыннан билгесез зат 140 мең сум акчасын алган.


38 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, аны мошенниклар социаль челтәр аша алдап, 6 мең сум акчасына ия булганнар.


Зур Ключи авылында яшәүче 46 яшьлек ир Волжск районындагы бер авылдан җир кайтарткан булган һәм аның арасыннан 50 ел элек үлгән кеше башы сөяге табылган. Аллаһ сакласын, әллә ниләр бар бу дөньяда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев