Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җир кишәрлеген озак көтүче күпбалалы гаиләләргә компенсация бирелергә мөмкин

«Новые люди» партиясе Татарстанда күпбалалы гаиләләргә җир бирү проблемасын хәл итү юлын: кишәрлек урынына акчалата компенсация түләүне тәкъдим иткән.

Партиянең төбәк бүлеге рәисе Руслан Нигъмәтуллин шундый тәкъдим белән чыккан.

- Әлеге проблема буенча төрле шәһәр-районнардан бик күп мөрәҗәгатьләр алабыз. Татарстанда 30 меңгә якын гаилә өченче бала тугач бушлай бирелергә тиешле җир кишәрлегенә чиратта тора. Күпләр еллар буе көтеп тә ала алмый, чөнки муниципалитетларның буш җирләре юк, – дип аңлатып үткән Руслан Нигъмәтуллин.

Бигрәк тә зур шәһәрләрдә көн кадагына суга торган проблема бу. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел 1 августка Казанда күпбалалы гаиләләрнең нибары 40 процентын бушлай кишәрлек белән тәэмин итүгә ирешелгән. Республика буенча бу күрсәткеч – 67%.

- Балалар үскәч, әти-әниләре, бушлай җирне күрмичә, ярдәм чарасына хокукын җуя. Соңгы мөрәҗәгатьне мисал итеп китерәсем килә. Гаилә күп еллар буе кишәрлек көткән, йорт төзергә хыялланган. Балаларның әтисе күптән түгел генә махсус хәрби операциядә һәлак булган. Хәзер инде ана кешенең үзенә генә йорт төзү бик авырга туры киләчәк, – дип билгеләп үткән Нигъмәтуллин. – Өлкән улларына – 21 яшь. Әлегә көндезге формада белем ала. Ул 23 яшькә җиткәнче, гаилә җиргә хокукын саклый да шуннан соң югалта. Ярдәмнең мәгънәсе калмый, димәк.

Шуңа күрә, «Новые люди» вәкилләре фикеренчә, гаиләнең теләгенә карап, җир кишәрлеген акчалата компенсациягә алыштырырга кирәк. Бу мәсьәлә Россиянең 20дән артыграк төбәгендә шул рәвешле хәл ителгән дә икән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев