Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җир кишәрлеген ничә тапкыр алып була?

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бүлеп бирелү турында закон бар һәм ул 2011 елдан бирле гамәлдә булса да, сораулар кимеми.

Безнең редакциягә андыйларны бирүчеләр булды. Менә шуларның берничәсен тәкъдим итәбез.

– Әлеге закон кысаларында кемнәргә җир кишәрлеге бирелә?

– Закон нигезендә, республикада даими яшәүче, гариза биргән вакытта 18 яше тулмаган өч һәм аннан да күп баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирелә. Шулай ук балигъ булмаган баланы озак вакытка тәрбияләргә дип уллыкка, кызлыкка, асрамага алучылар да бу өстенлектән файдалана ала.

– Җир нинди максатларда биреләчәк?

– Шәхси торак төзелеше, бакча йортын салу, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык яки яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен 6 сутыйдан алып 20 сутыйга кадәр җир бүлеп биреләчәк. Шулай ук күп балалы гаиләнең моңа кадәр алган (мисалга, арендага) 20 сутый­дан артык булмаган, йорт салынган җир кишәрлеге бар икән, аны шәхси милек буларак бушлай рәсмиләштерү мөмкинлеге дә каралган. Ләкин шунысы бар, федераль законнар нигезендә бу урын шәхси милек буларак теркәүне тыя торган җир булмаска тиеш.

– Әлеге җир кишәрлеге кем исемендә булачак соң?

– Законда бу хакта ачык язылган. Җир кишәрлеге күп балалы гаилә әгъзаларына бирелә һәм ул тигез рәвештә әти-әниләргә дә, балаларга да бүленә. Шулай ук асрамага, уллыкка, кызлыкка алынган балаларга да тигез рәвештә бүлү каралган.

– Әлеге җирне күп балалы гаиләләргә ничә тапкыр алырга мөмкин?

– Күп балалы гаилә әлеге кишәрлекне бер генә тапкыр һәм бер генә максатта алырга хокуклы. Мәсәлән, шәхси йорт салу, бакча төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык белән шөгыльләнү максатларының берсе өчен генә гариза язарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев