Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ир дә, хатын да декрет ялына китә аламы?

Хатыным декрет ялында бер яшьлек балабызны карый һәм пособие ала.

Ә мин шул ук баланы карау өчен отпуск ала аламмы? Эш бирүчем мине әлеге ялга җибәрергә тиешме?
- РФ Хезмәт кодексының 256нчы маддәсе нигезендә, бала карау өчен андый ялны әтисе, әнисе, әбисе, бабасы яки фактта бала караучы башка кеше (туганы, опекун) дә алырга мөмкин. Баланы берничә кеше караса да, пособие берсенә генә түләнә («Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиесе түләү турында»гы РФ законы, 13 маддәсе; «Вакытлыча эшли алмаган очракта мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында»гы РФ законы, 11.1 маддәсе). Ягъни, баланы барлык гаиләгез белән карый аласыз, ә бу уңайдан отпуск бер кешегә генә бирелә. Димәк, эш бирүчегез сезгә андый ялны бирә алмый. Әгәр дә ул каршы булмаса, сезнең отпускны үз хисабыгызга алу мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев