Ир белән үз әниең янында яшәмә икән (тормыштан)
Дөрес аңлагыз миңа тормыш биргән кешемне рәнҗетәсем, аның атын сатасым килүдән язмыйм. Күңелемдәге белән уртаклашасым килә. Без ирем белән танышып беркүпме очрашкач өйләнешергә булдык. Ул Казахстан якларында эшли иде. Мине никахтан соң алып китергә сөйләштек. Шунда әни кара янып каршы төште...
Фото: ясалма интеллект
Чит җиргә бер белмәгән кеше белән ничек китәсең дип. Аннан туганнар киңәше белән бер җайга салды. Ииии, йөрәгемне өзгәләде инде борчылуы белән. Ул борчылганга мин үземә урын таба алмый идем. Шәһәргә берничә көнгә бер переговорга йөрдем. Сиңа анда кыендыр, дип борчыла иде.
Дөньялар үзгәргәч, туган якларга кайтырга булдык. Алар янына кайтып йортны зурайттык. Балалар инде зурлар иделәр. Олысы 11дә укый иде, берсе 7 сыйныфта.
Әни янымда булуы рәхәт булса да барысын да миңа җайлап торырга туры килә. Олы кеше үпкәләргә генә тора. Һәр көнне иртүк аякка баскач аның хәлен беләм. Аннан чәйгә чакырам, балаларга әбиегезнең хәлен сорагыз, барысын да әйтеп йөрегез дип өйрәтә-өйрәтә телем калмый. Берәр кая барганын белмәсә, әни мине санламыйсыз, дип хәзер үпкәли. Аннан ирем белән икесенең җайларына гына торып бет.
Әни өскә киеп йөрмәгәнне яратмый. Тизрәк иргә күлмәк, ыштан сузам. Әни янына киенмичә чыга күрмә дип.
Сирәк булса да ирем азрак салып кайтса, мин эштә булсам ут эчендә утырам инде. Юк, эчә торган кеше түгел. Әмма әни гомердә исерек күрмәгән. Бу ни хәл, дип тиргәргә генә тора. Иремнең салган баштан әнигә сүз әйтүеннән куркам. Гәрчә әниемне бик хөрмәт итеп яши, Аллаһка шөкер. Шулай аралар сынмасын, әни рәнҗеп калмасын дип мин йөзгә ярылуымны үзем генә беләм.
Кайвакыт ник берәр җирдә аерым йорт кормадык икән, дип тә уйлыйм. Азрак җиңелрәк булыр иде.
Минем кебек яшәүчеләр юк түгелдер. Ходай башка хәсрәтләр бирмәсен. Әмма яшьләр әниләр янында ир белән яшәүнең авыр булуын онытмасыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев