Язның тәүге бәйрәме 8 март якынлашканда көчле затларыбыз сөйгән ярларын, әниләрне, апа-сеңелләрне һәм кыз балаларны нәрсә белән шатландырыйк, нинди бүләк белән куандырыйк икән дип баш вата.
Ә «Яшел Үзән» ир-егетләр колагына оригиналь бүләкләр турында «пышылдап кына» түбәндәгеләрне әйтә!
Үз кулың белән ясаган бүләк яки әзер хенд-мейд продукция
Андый бүләкне әзерләргә вакытыгыз булмаса, хәзер кибетләрдә илебезнең төрле почмакларында яшәүче кул осталарының иҗат җимешләре күпләп сатыла. Ул шкатулка, сумка, мендәр, кисәкләрдән тегелгән одеял, уенчык яки бижутерия булырга мөмкин.
Җиләк-җимеш яки конфетлардан ясалган букет - аппетитлы бүләк
Хатын-кызлар өчен татлы композицияләр дә оригиналь бүләк була ала. Шоколад конфетлардан һәм җиләк-җимешләрдән букет барлык яшьтәге гүзәл затны шатландырачак.
Бүләккә - фотосессия
Сөйгәне, гаиләсе яки дуслары белән язгы фотолар һәр хатын-кыз өчен универсаль бүләк булачак. Якыннары белән уздырган күңелле мизгелләр хәтердә генә калмыйча, искиткеч фотолар өйне дә бизәячәк.
Классика - зәркән бизәнү әйберләре
Әгәр дә бу кыйммәтле бүләкне үзенчәлекле итеп, йөрәк хисләрегезне дә кушып тапшырасыз икән, язгы бәйрәм, чынлап та, җылынып китәчәк.
Хыялларны тормышка ашыру - оригиналь, ә иң мөһиме - күптән көтелгән бүләк
Һәр хатын-кызның яшерен хыялы бар.
8 март - аны тормышка ашыру өчен иң кулай мизгел. Кемдер дөнья күрергә хыяллана - сәяхәткә юллама бүләк итегез. Кемнеңдер рәссам буласы килә - рәсем ясау остаханәсенә курсларга языгыз, нәрсәгә булса да тотынырга беркайчан да соң түгел. Ә, бәлки, кемнеңдер очасы киләдер? Сөйгәнегез белән парашютта сикерегез.
Косметика беркайчан да аз булмый
Мондый бүләк сайлаганда консультантлар ярдәменә таяныгыз.
Бүләккә - SPA-салоннарга сертификат
Бәйрәм көнендә барлык проблемаларны онытып, тынычландыргыч массаждан ләззәт алу - хатын-кыз өчен бик мөһим.
Нет комментариев