Ипотека
20 июльдә Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы ипотека торакны кредитлау агентлыгы белгечләре халыкны кабул итә.
Гражданнарга ипотеканы алу һәм рефинанслау, шул исәптән “Дәүләт ярдәмендә гаилә ипотекасы “ (гаиләдә икенче һәм өченче бала туганда) программасы буенча консультацияләр бирелә.
Белгечләр халыкны 20 июльдә 10нан 14 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегендә түбәндәге адрес буенча кабул итә: Яшел үзән шәһәре, Норкин урамы, 3нче йорт. Үзегезне кызыксындырган сорауларны бирү һәм алдан язылу өчен телефон:8 (843) 500-55-09.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев