Йошкар-Ола юнәлешендәге тимер юл өсте аша үтә торган күпердә 25 майда хәрәкәт вакытлыча ябыла
Йошкар-Ола юнәлешендәге тимер юл өсте аша үтә торган күпердә (Йошкар-Олинская урамы) капиталь ремонт башлану сәбәпле, 25 майда хәрәкәт вакытлыча ябыла.
Әлеге чорда транспорт хәрәкәте түбәндәге урамнар аша оештырыла: И.Заикин, Татарстан, Комсомольская, К.Маркс, Ленин урамнары. Машина йөртүчеләрдән маршрутларын алдан ук планлаштыру сорала. Шәһәр автобус маршрутлары да үзгәрешләр белән эшләячәк. №2, №104, №405, №402 маршрутлары вакытлыча түбәндәге әйләнеш буенча йөриячәк: Столичная, Октябрьская, И.Заикин, Чехов, Татарстан, Комсомольская, К.Маркс, Ленин урамнары. Аннан соң автобуслар гадәти маршрутларына кайтачак: Сәйдәшев, Комаров, Королев урамнары, Төзүчеләр проспекты. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев