Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Йошкар-Ола - Яшел Үзән» автотрассасында ЮХИДИ хезмәткәрләре 29 яшьлек егетне наркотиклар белән тоткарлаган

Шәхси тикшерү барышында аның сумкасында гомуми массасы 258,90 грамм әйбер салынган полиэтилен пакет табып алына.

Соңрак Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең наркоконтроль хезмәткәрләре тоткарланган кешенең Казан фатирында тентү үткәргән, аның барышында 50 граммнан артык билгесез матдә булган пластмасса савыт, электрон үлчәү, тутыру материаллары табып алганнар.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, алынган матдә наркотик булып чыга. Егет «синтетика»ны алга таба сатуны планлаштырганын әйтә.

Наркотиклар куллану-кулланмау буенча медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен ирне РФ КоАП 6.9нчы маддәсенең 2нче өлеше.буенча административ җаваплылыкка тартканнар. Суд 4000 сум штраф билгеләгән.

Моннан тыш, шикләнелүчегә карата «наркотик, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын җитештерү, сату» РФ Җинаять кодексының 228.1нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланган кешегә карата сак астына алу рәвешендә ирегенә чик кую чарасы сайланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев