Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йорт хайванын юк итәргә куллары күтәрелүчеләрне кеше дип атарга тел әйләнми

Яшел Үзәннең социаль челтәрләренең берсендә матур гына этне ветеринария клиникасына уянмаслык итеп йоклатырга алып килгәннәре хакында белдерү күрдем дә, шаккаттым. Имеш, хуҗалары туйган.

Эт яки башка йорт хайваны асраганчы, мең тапкыр уйларга һәм барысын да үлчәп карарга кирәк шул. Эт – ул игътибар, вакыт, кайгырту һәм финанслар таләп итә торган тулы канлы гаилә әгъзасы. Йорт хайваннары зур җаваплылык сорый, уйнап туйганнан соң урамга чыгарып атарга ул уенчык түгел. Мине дә балаларым песи алыйк дип, бик озак үгетләде. Барысын да ныклап уйлаганнан соң, ризалык бирмәдем. Һәм дөрес эшләдем дип уйлыйм. Эт, мәче түгел, гаиләбез артыннан да җыеп бетерергә өлгереп булмый кайчак. Ә инде бер түбә астында яшәгән йорт хайванын менә шулай юк итәргә яки чыгарып җибәрергә куллары күтәрелүчеләрне кеше дип атарга тел әйләнми. Аллаһтан да курыкмый кайберәүләр.

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев