«Йөремсәк» дустым маҗарасы
...Хатын-кыз күп нәрсәгә түзә дә инде, күп нәрсәне кичерә дә инде, әйеме...
«Ирле булдым – чирле булдым» дип, һай, дөрес тә әйткән әбиләребез. Монда сүз нинди дә булса сырхау, авыру турында түгел, ә ирнең үзенең чир кебек мәшәкать, җәфа китерүе турындадыр, мөгаен дип уйлыйм...
Минем бер дустым бар. Бик каты якын булмасак та, вакыт-вакыт аралашабыз һәм бер-беребезне инде егерме елдан артык беләбез. Ул өйләнгән, ике балалары бар, әмма «сулга» йөрергә ярата. Аның бу гөнаһлары турында барыбыз да белә. Ярата инде гүзәл затларны. Хатыны бу хәл белән килештеме, күндеме – ничек дөрес итеп әйтергәдер, белмим, гаҗиз булды инде, әмма эшләре тәки аерылышуга кадәр барып җиткәне юк.
Төрлечә гүләйт итеп була. Бер төрле ирләр беркемгә сиздермичә йөри һәм хатыны гомергә дә бу хакта белми. Ә минем дустымның бөтенләй башкача. Миндә шундый фикер туды: әллә ул бу эшне качып-посып эшләргә кирәк дип санамый, әллә махсус, барысы турында да хатыны белсен өчен шулай итә. Мин моны аңламыйм...
Бервакыт абый белән өйдә утырабыз һәм әлеге дускай безгә кунакка беләсезме кем белән килеп керде? Әйе, сөяркәсе белән.
Аның белән шулай таныштырды да: «Бу минем сөяркәм Фәридә», диде.
Ну, ярар, сөяркә тек сөяркә инде, безгә, чынлап карасаң, барыбер. Өстәл тирәли утырдык, сөйләшәбез, чәй эчәбез шулай, кинәт өй телефоны шалтырады. Трубканы әни алды. Дустыбызның хатыны шалтырата икән, ул хәзер сездә түгелме, дип сорый.
Әни нәрсә дип җавап бирергә белмичә, килеп үзеннән сорады: «Илһам, син бездәме, түгелме?» Ә ул, сездә-сездә, дип җавап бирде.
Берәр сәгать үттеме икән, безнең бусагада хатыны пәйда булды. Без шаккатып калдык һәм хәзер монда мәхшәр башланачак, дип уйладык. Мин күңелемнән ашыгыч ярдәм белән полиция телефоннарын искә төшереп алдым. Әмма юк! Ун минуттан Илһамның хатыны сөяркәсен коридорга алып чыгып китте, бүлмә ишеген ябып куйды. Була инде хәзер бер-бер хәл дип көтәбез, тик бераздан Гөлгенә үзе генә керде, бернинди тырналмаган да, сугылмаган да, чәчләре дә тәртиптә, күрәсең цивилизованно гына сөйләшкәннәр. Беребез дә бер сорау да бирмәдек, болай да аңлашыла иде. Илһамның өйләнгән булуын һәм аның янында сөяркәләргә урын юклыгын аңлатып, өенә кайтарып җибәргән инде.
Мондый кызык та, кызганыч та хәлләр Гөлгенә тормышында бик күп булды. Илһам кебек кеше белән гаилә корып яшәү, аның гөнаһларын кичерү өчен никадәр түземлек һәм рухи көч кирәклеген күз алдына китерүе авыр түгел. Иң мөһиме, ни өчен? Күрәсең, аңардан – йөремсәк иреннән башка тормышын күз алдына китерә алмыйдыр. Хатын-кызларны шундый олы йөрәкле итеп яраткан өчен Аллаһка рәхмәт, нишләп бетәр идек әгәр шулай булмаса!
Яшел Үзәндә яшәүче берәүнең (исемен күрсәтмәскә кушты) сөйләвеннән язып алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев