Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йөрәкләрне җилкендерә милли көрәш

Милли бәйрәмебез Сабантуй якынлашканда ел буе спорт мәктәпләрендә, секцияләрдә бил алышу серләренә төшенгән, тырышып әзерләнгән егетләребезнең йөрәкләре, мөгаен, ешрак тибә торгандыр. Чөнки иң көчлеләр матур көрәш алымнарын күрсәтергә бәйрәм мәйданына чыга.

Ә инде монда берәүнең дә сынатасы килми.

Әлбәттә, спортчыларыбыз даими төрле турнирларда, ярышларда чыныгып тора. Әле менә узган атнада гына Теләче районында ТРның халык, Россиянең атказанган артисты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Фәтхетдинов призына яшьләр арасында көрәш турниры узды һәм анда безнең егетләребез җиңү яулап кайтты.

Биредә 14 авырлык категориясендә 200дән артык көрәшче катнашты.


Яшел Үзәннән 50 кг үлчәм авырлыгында Илмир Гыйбадуллин 1нче урынны яулады.
Осиново бистәсеннән 60 кг үлчәмендә Инзил Ильясов шулай ук 1нче урынга лаек булды.


Егетләребезне чын күңелдән тәб­рик итәбез. Киләсе бәйгеләрдә дә җиңүләр теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев