Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йолдызлар яңа эш атнасына ниләр вәгъдә итә, фаразларга күз салыйк

1 – 7 апрельгә йолдызлар фаразы

Кучкар. Эшлекле аралашу осталыгы көтелмәгән уңыш китерә ала. Пәнҗешәмбе финанс яктан файдалы элемтә булдыру өчен уңай. Шимбә ерак юлга чыгу мөмкинлеге бар. Эрудиция һәм логик фикерләү сәләтен күрсәтү өчен уңышлы вакыт. Интеллектуаль чарада катнаша аласыз.

Үгезбозау. Вакыйгаларны һәм кешеләрне ничек бар, шулай кабул итегез. Сез берни дә үзгәртә алмыйсыз. Вакыйга сезнең көчегезне, мөмкинлекләрегезне һәм сабырлыгыгызны сынаячак. Игътибарлылык һәм тизлек куелган эшләрне башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Ял көннәрендә иҗат илһамы килер.

Игезәкләр. Күп проблемалар чишелер. Дөрес карар кабул итүегезне һәм дөрес юлдан баруыгызны аңларсыз. Эштә барысы да сезнең файдага булыр. Шәхси тормышыгызда сөеклегезнең яратуын, кайгыртуын һәм игътибарын тоячаксыз. Шуңа күрә яз һәм гармония белән ләззәтләнегез.

Кысла. Атнаның беренче яртысында уңышлы очрашулар, эшлекле сәфәрләр һәм башка шундый мәшәкатьләр мөмкинлеге зур. Кайберләрегезнең бурычлар йөгеннән котыласы, эш яки мохитне үзгәртәсе килер. Пәнҗешәмбе теләгән нәтиҗәләргә җиңел ирешерсез. Атнаның икенче яртысы сәяхәт өчен бик яхшы мөмкинлек бүләк итәр.

Арыслан. Танышларыгыз ярдәменә мөрәҗәгать итәргә туры килер, бары тик уртак тырышлык белән генә ниятләрегезне тормышка ашырырсыз. Сишәмбе юк кына сәбәп аркасында партнерлар белән мөнәсәбәтләр катлауланырга мөмкин, талашмаска тырышыгыз. Чәршәмбе барысы да үз агымы белән барсын. Атна ахырына борчыган күп проблемалар бетәчәк.

Кыз. Бу атнада төп мәсьәләләрдә үз позициягез барлыгына шикләнергә юл куймагыз. Нәрсәгә карата булса да ризасызлыгыгызны шунда ук белдерегез. Аннары мөмкинлек булмаячак. Сишәмбе икеләнү хисләренә бирешмәгез. Уңышка ирешү өчен «тише едешь – дальше будешь» гыйбарәсенә таяныгыз. Җомга файдалы танышу булырга мөмкин.

Үлчәү. Бу атнада бер төп максатка игътибар юнәлтегез, аннары ул чынга аша башлар. Сезне карьера формалашу һәм һөнәри үсеш көтә. Атнаның беренче яртысында элеккеге эшлекле партнерлар һәм хезмәттәшләр белән кыенлык­лар булырга мөмкин. Гайбәт һәм имеш-мимешләр белән сак булыгыз. Ял көннәре танышу һәм яратуыгыз­ны әйтү өчен уңайлы вакыт.

Чаян. Бу атнада иң мөһиме – дөрес стратегия һәм тактика сайлау. Сәламәтлегегез һәм кәефегез яхшырачак, яхшы перспективалар ачылачак. Вазифада күтәрелү һәм яңа бурычлар барлыкка килү мөмкинлеге бар. Активлык һәм максатчанлык күрсәтегез. Яңа бизнес партнерлары һәм кирәкле кешеләр белән элемтә табарсыз.

Укчы. Сездә тормыш һәм маҗараларга сусау уяныр. Әмма эшне дә онытмагыз. Атна башында сабыр булыгыз, чөнки хезмәттәшләрегез һәм якыннарыгыз төрле вак-төяк нәрсәләр белән борчыр. Икенче яртысында түземлек инде ярдәм итмәячәк, сезгә үз бурычларыгызга ниләр кергәнен аңлатырга туры киләчәк.

Кәҗәмөгез. Сезнең көчегез – ачык һәм игелекле булуыгызда. Шәхси тормышта уңай үзгәрешләр булырга мөмкин. Башкаларның проблемаларын хәл итүгә үз теләгегез белән генә алыныгыз. Чәршәмбе көнчеләрнең гамәлләре аркасында планнарны үзгәртергә туры килер. Пәнҗешәмбе хәл сезнең файдагызга үзгәрәчәк. Ял көннәрен гаиләгә багышлагыз.

Сукояр. Атна башы катлаулы, ләкин карьера һәм җитәкчеләр белән мөнәсәбәтләр өчен мөһим булыр. Профессиональлегегезне тулаем күрсәтегез. Бу атнадагы җиңүләр тиз генә онытылмаячак. Пәнҗешәмбе көчегезне сак­лагыз, чөнки гадәти эш тә артык энергиягезне алыр. Шимбә көнне һавада йөрегез һәм язны сулагыз.

Балык. Атна башында үзеңне эшкә түгел, ә гаиләгә багышлау хәерле. Вакыйгаларны ашык­тырмагыз һәм берьюлы ун эш эшләргә тырышмагыз. Сүзләрегезне һәм эшләрегезне контрольдә тотарга мәҗбүр итәрлек шартлар булырга мөмкин. Ял көннәре шау-шулы узар, тыныч кына ял булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев