Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йөк машинасы кабинасы янган

Янгын Машина төзүчеләр урамы, 10нчы йорт адресы буенча ачык мәйданчыкта була.

Бу хәлнең шаһитларыннан хәбәр иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч, МАН автомобиле кабинасы тулысынча ут белән капланган була, ул машина кузовына күчү куркынычы туа.

Югары басымлы шланг (СВД) ярдәмендә янгын сүндерүчеләр тиз арада утны җиңәләр. Беркем дә зыян күрми. Ул вакытта машинаны йөртүче анда булмаган, ул янгын сүндергән вакытта да күренмәгән.

Нәтиҗәдә, 2 кв. метр мәйданда кабина янып бетә, кузов зыян күрми.

ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегенең беренчел мәгълүматлары буенча, янгынның сәбәбе транспорт чарасының системалары, механизмнары һәм узеллары төзексезлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев