Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Йөгер! Ярдәм ит! Яшә!»

3 сентябрьдә «Кеше приюты» проектының 5 еллыгы уңаеннан «Йөгер! Ярдәм ит! Яшә!» («Беги! Корми! Живи!») беренче хәйрия узышы була.

Старт 9.00 сәгатьтә Зеленодольск шәһәрендә Рогачев урамы, 34б, «Маяк» спорткомплексыннан башлана. Хәйрия ярышында 1000нән артык кеше катнашыр дип көтелә. Гомуми приз фонды 100 000 сум.

Катнашучыларга, яшьләренә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карап, 500 м (балалар ярышы), 2,5 км (өлкәннәр ярышы), 5 км (өлкәннәр ярышы) дистанцияләре булачак. Ярышларда катнашучылар өчен «Кеше приюты» проекты кысаларында ашату павильоннарында бушлай кайнар ризык тарату оештырылачак. Шулай ук, теләгән һәркем үзе белән кием алып килеп, мохтаҗларга тапшыра ала. Балалар өчен анимация программасы, конкурслар, лотерея уйнату һәм, әлбәттә, бүләкләр булачак. Барлык акчалар мохтаҗларга ярдәмгә «Кеше приюты» проектына юнәлтеләчәк. 

Йөгерүдә катнашу «Кеше приюты» проектына булышу мөмкинлеге генә түгел, ә үзегезне чын спортчы итеп тоярга мөмкинлек бирүче искиткеч физик күнегүләр дә. Ярышларда катнашу өчен, контакт мәгълүматларыгызны күрсәтеп һәм үтәргә әзер булган дистанциягезне сайлап САЙТКА теркәлергә кирәк.

Ярдәмегез өчен рәхмәт! Бергәләп без дөньяны яхшы якка үзгәртә алабыз! Уңышлы бул, башкаларга булыш! «Йөгер! Ярдәм ит! Яшә!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев