2026 ел башыннан 6 меңнән артык татарстанлы пенсияне гаризасыз алган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Яңа тәртип нидән гыйбарәт?
2026 елдан Татарстанда инвалидлык пенсияләрен билгеләү тәртибе үзгәрде. Хәзер пенсияләр, гражданнарның шәхси мөрәҗәгатен таләп итмичә, медицина-социаль экспертиза бюросы (МСЭ) мәгълүматлары нигезендә автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Татарстан бүлеге бу эшне 5 эш көне эчендә башкара. Проактив форматта түләү билгеләнгәч, хәбәр кешегә «Дәүләт хезмәтләре»ндәге шәхси кабинет яисә почта аша килә.
Ничек алырга?
Пенсияне бирү элеккеге тәртиптә башкарыла. Әгәр гражданин элек фондтан түләүләр алмаган булса, аңа пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинет аша, СФР клиент хезмәтендә яки МФЦда эшләргә мөмкин.
Өстәмә чаралар
Инвалидлыгы булган гражданнарга айлык акчалата түләү (ЕДВ) һәм социаль хезмәтләр җыелмасы да проактив форматта билгеләнә.
Нет комментариев