Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Инвалид балаларны һәм инвалидларны тәрбияләүче затларга мөһим хәбәр

2024 елда мөһим үзгәрешләр

Социаль фонд

Социаль юнәлештә дә даими рәвештә үзгәрешләр булып тора. Күп түләүләр яңадан корректировкалана. Шуларның кайберләрен, кабаттан, сезнең карамакка бирәбез:

Туендыручысын югалту сәбәп­ле иминият һәм социаль пенсия, шулай ук ата-аналарының икесе дә билгеле булмаган балаларга социаль пенсия проактив тәртиптә билгеләнәчәк. Пенсия Россия халкы турында белешмәләр федераль регис­трыннан туендыручының үлеме турында мәгълүмат кергән көннән алып 5 эш көне эчендә билгеләнә

1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,5%ка индексация­ләнде. Индексация нәтиҗәсендә расланган түләү күләме – 8 134,88 сум, пенсия коэффициенты 133,05 сум тәшкил итте.

Пособиеләрнең яңа максималь суммалары билгеләнде. Тулы календарь ай өчен вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы:

  • иминият стажы 8 ел һәм аннан да күбрәк булганда (уртача хезмәт хакының 100 %ы) – 122 807,79 сум;
  • иминият стажы 5 елдан8 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 80 %ы) – 98 246,23 сум;
  • иминият стажы 5 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 60 %ы) – аена 73 684,67 сум.

Эшләүче хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь суммасы – 565 562,20 сум, ул йөклелек буенча озак вакытлы ял (194 көнгә кадәр) һәм катлаулы бала табу очрагында бирелә. Бала карау буенча айлык максималь пособие – 49 123,12 сум.


Инвалид балаларны һәм инвалидларны тәрбияләүче затларга ун мең сум күләмендә ай саен түләнә торган пособие эшләмәүчеләргә генә түгел, ә тулы булмаган эш вакыты шартларында, шул исәптән дистанцион форматта яисә өйдән торып эшләүче ата - аналарга яисә опекуннарга да биреләчәк.


Балаларын ялгыз тәрбияләүче һәм ана капиталын алуга хокукы булган ялгыз аталар (яки уллыкка алучылар) ана капиталын булачак пенсияләрен формалаштыруга юнәлдерә ала.

1,5 яшькә җиткәнчегә кадәр бала карау буенча ай саен түләнә торган пособие аңа хокуклы затлар тулы булмаган эш вакыты шартларында, өйдән торып яки дистанцион форматта һәм башка эш бирүчедә эшләгән очракта сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев