Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Интернетка цензура көчле

Интернет челтәрендә үзебезне суда йөзгән кебек хис итсәк тә, нинди фоторәсемне яисә игъланны телибез шуны куйсак та, барысы да без уйлаганча ук түгел икән.

Анда да цензура көчле. Бигрәк тә сугыш, милли, раса яисә дини дошманлык тудырырга мөмкин булган язмаларны яисә видеоларны тиз күреп алачаклар һәм җәзага тартачаклар.
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Ленар Хәйруллин аңлатуынча, интернет челтәрендә ресурс­ларга мониторинг ясау барышында алар 2-НДФЛ, дипломнар, хезмәт кенәгәләре сату турындагы белешмәгә юлык­каннар. Әлеге сайтларга керү мөмкинлеге чикләнмәгән булган.
Федераль закон буенча ялган, рәсми документларны ясаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Нәтиҗәдә Яшел Үзән прокуратурасы Россия Федерациясе территориясендә интернет битләрендә андый мәгълүматның тыелуын истә тотып, судка мөрәҗәгать иткән. Ә суд үз чиратында прокурор таләбен канәгатьләндергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев