Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Интернет-мошенниклар корбаны булмагыз

Яшел Үзәндә яшәүче «Автоплатеж ЖКХ» хезмәтен алдырту өчен социаль челтәрләрнең берсендә банкның рәсми группасына сорау бирә.

Аның соравына шунда ук банк хезмәткәре исеменнән мошенник шалтырата. Нәтиҗәдә 49 яшьлек хатын «консультация» алудан тыш, 42 мең сум акчасын да алдырта.
Шәхси язышуда банкның ялган хезмәткәре хатыннан картасының номерын, шәхси мәгълүматларны һәм телефон паролен сорый. Таләп ителгәннәрне эшләгәннән соң хатын ике банк картасыннан барлыгы 42 мең сум акчасыннан колак кага.
Эчке эшләр бүлегенә зыян күрүчеләрдән андый хәбәрләр килү дәвам итә. Социаль челтәрләр аша сату - сатып алу игъланнарын үз файдасына кулланучылар күп. Шуңа күрә игълан биреп алдан акча түләү очраклары була икән, аннан баш тарту кулай булыр, акчагызны югалтмассыз.
Хәзерге вакытта җинаятьчеләрнең шәхесләрен ачыклау буенча чаралар алып барыла. Кешеләргә Интернет-мошенниклар корбаны булмас өчен һәр хәбәрне җентекләп тикшерергә, йә булмаса полициягә «02» яисә «112» телефоннары аша шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев