Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика Советының юбилей датасына әзерләнү кысаларында, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыгы, Instagram социаль челтәрендә агымдагы елның 1 октябреннән алып 1 ноябренә кадәр #Добрый Татарстан# Мәрхәмәтле Татарстан исемле фотосурәтләр конкурсы игълан итте.
2006 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика Советы оешкан иде. Ярдәм итү - республикада көндәлек тормышның нормасы һәм аерылгысыз өлешенә әверелде. Әлеге Совет инициативасы белән ел саен төрле акцияләр, проектлар һәм конкурслар уздырыла. Игелекле эшләр башкаручы шушы оешманың юбилеена багышлап оештырылган да инде югарыда әйтелгән фотосурәтләр бәйгесе. Ул - республикабызда яшәүчеләр арасында хәйриячелекне, иҗтимагый иҗат эшчәнлеген пропагандалауга юнәлдерелгән. Ярдәмләшү эшчәнлеген популярлаштыру, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек традицияләрен дәвам итү һәм саклау, уңай эмоциональ рух булдыру - конкурсның максаты булып тора.
Катнашу өчен, бәйгенең тематикасына туры килерлек (мәрхәмәтле эшләр, киң күңелле кешеләр, хәйрия акцияләре, игелекле гамәлләр һ.б) һәвәскәр яки профессиональ фотосурәтләрне Instagram социаль челтәрендә урнаштырырга. Конкурста #Добрый Татарстан#Мәрхәмәтле Татарстан хэштэгы тамгалы хезмәтләр катнашачак. Муниципаль районны күрсәтергә дә онытмагыз. (Мәсәлән: #Добрый Татарстан#Мәрхәмәтле Татарстан Зеленодольск). Фотосурәтләр түбәндәге критерияләр буенча сайлап алыначак:
-конкурсның тематикасына туры килүе (фотография республикада яшәүчеләрнең кешеләргә, табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә, хәйваннарга һ.б карата игелекле эшләре кадрларыннан торырга тиеш);
- яңалык, креативлык;
- кадрдагы яхшы гамәлләргә өндәү юнәлеше;
- башкарылган художество һәм техник дәрәҗәсе (композиция, кәеф, төсләр, яктылык);
- интернет челтәрендә булган фотоларга охшашлык булмаска һәм аннан урланмаска тиеш;
- бер катнашучы эшләрен чиксез күләмдә җибәрә ала.
Иң күп каралган хезмәт - конкурсның җиңүчесе булачак. Оештыручылар, фотографияләрне сайлап алып, җиңүчеләргә һәм катнашучыларга махсус призлар тапшыру хокукын да файдаланачаклар.
Гөлнара Вәлиева.
Александр Коршунов фотосы.
Нет комментариев