Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Инспекторның бер көне

Бары тик бер көн балигъ булмаганнар эшләре инспекторы «тиресендә» булдым. Шул санаулы сәгатьләр дә мине тирән һәм дулкынландыргыч эмоцияләргә күмде. Вазифам, ике бала анасы булган хатынының өендә инде дүртенче тәүлек күренмәвеннән зарланып, махмыр «хуш исләре» белән кабинетны тутырган ир-атның гаризасын кабул итүдән башланды.

Чечняда хәрби бурычын үтәгән, карап торышка егет асылы булырлык буй-сынлы, әйбәт киенгән әлеге гаилә башлыгы күңелдә каршылыклы хисләр уятты. Аның белән бергә килгән анасы һәм хәтта «тещасы» да мактап туя алмыйлар үзен. Акчасын да эшли, ипотекасын да түләп бара, балалар да җитеш яши, хатыны өйдә генә - инвалид баласын караучы булып санала. Тик, сугышта катнашып, психикасы какшау сәбәпле, бераз «кабып» алгач, «крышасы китә» икән. Ә, шулай ук салырга һәм өйдәге мәшәкатьләрдән качып кәеф-сафа корырга яраткан хатын өчен «югалып» торырга, иренең шул кимчелеге менә дигән сәбәп булып тора. Бу «уңышсыз» дип исәптә торучы гаиләнең айлык кереме 47 мең сум тирәсе!
Ышанмаслык хәл бит бу, җәмәгать! Бу минем башыма сыймады, әлбәттә. Ире хезмәт хакын алып кайтып тоттыргач та, тигез урында махсус гауга куптарып, шул акчасы беткәнче кемнәр беләндер «гүләйттә» йөргән хатынны сез нишләтер идегез? Вәт, шул шул.
Шундый юньсез гаиләләрдән алынган балаларның сыеныр урыны булган «Гнездышко» ятимнәр йортына барып, 3 яшьтән 6 яшькәчә (зурраклар мәктәптә иде) назга сусаган сабыйларны күреп, бөтенләй чарасыз калдым. Барысын берьюлы кочагыма алып иркәлисе килде. Ходай бүләк иткән җимеш кебек тат­лы балаларын сәрхүшлеккә алыштырган адәм затларына ни диярсең? Ул яктан ерткыч җанварлар да күпкә мәрхәмәтле. Гаугалы гаиләдә ачлы-туклы көн күрүләренә караганда, биредә, кешечә яшәү өчен барлык шартлар булдырылган, аларга тиешле тәрбия бирерлек йортта яшәүләре күпкә яхшырак, әлбәттә. Тик балалар үзләре башкача уйлый шул. Аларга ана кочагы, әти тәрбиясе кирәк. Инде чыгып киткәндә дә, кабат күтәреп кочагыма алуымны сорап, кулларын сузып арттан ияргән нарасыйлар бүгенгә кадәр күз алдымнан китми. Балигъ булмаганнар эшләре инспекторы чык­мый икән миннән. Көн артыннан көн шундый гаиләләр, шундый балалар белән аралашып торганда күңел кырысланадыр ул, бәлки. Биредә минем кебек йомшак күңеллеләр эшли дә алмас иде. Кызыксынып, башка һөнәр иясе булып карау өчен шул бер көн җитә икән. Үземнең яраткан эшемнән аермасын.
Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев