Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Инфекционист крещение коенуы вакытында коронавирус йоктыру куркынычын бәяләде

Салкын суга чумганда бъленеп чыккан адреналин иммунитетны стимуллаштыра.

Чукындыру коенуы вакытында Covid-19 коронавирусы белән йогышлану куркынычы минималь. Бу хакта инфекионист Евгений Тимаков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

"Боз суына чумганда барлыкка килә торган иммунитетны стимуллаштыручы адреналин һәм үзенчәлекле ферментларның көчле чыгарылуы вируска берничек тә үтеп керергә мөмкинлек бирми", - дип аңлатты белгеч.

Эш шунда ки, "тамырда иммунитетның кискен артуы төрле вирусларны һәм бактерияләрне һәлак итә".

Суның коронавирус белән зарарлану ихтималы юк, дип өстәде Тимаков. Өстәвенә, аның сүзләренчә, "суыкта вирус шактый сирәгрәк бирелә". "Бу нигездә йоктыру мөмкинлеген юкка чыгара", - дип ышана ул.

Авыруларны һәм бәхетсезлек очракларын профилактикалау өчен табиб традицион киңәшләр бирде: җиһазландырылган урыннарда коену, ялгызы гына коенмау, алмаш киемнәрен һәм аяк киемнщрен онытмау, шулай ук җылыну өчен, процедурадан соң кайнар чәй эчү.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, элегрәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда яшәүчеләргә чукындыру коенуы вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев