Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Инде ничә еллар үтте, ә күңелдә рәхмәт хисе бүген дә яши» (редакциягә килгән хат)

1985 ел иде. Яңа ел алдыннан әтигә эшеннән күчтәнәч биргәннәр иде (бәлки хезмәт хакы урынына булгандыр, хәзер әйтә алмыйм). Шундагы...

...конфетлары бик тә истә калган. Коробкада рәте белән тезелеп торган бик тәмле һәм бик матур иде алар. Барыбызга да бертигез бүлеп, ашадык. Инде коробкасын ташларга җыенганда, кызыксыныптырмы, алтын төсендәге, конфетлар өчен ясалган оялы өлешен тартып чыгардым. Менә шунда чып-чын Яңа ел могҗизасы булды! Шул катлам астында, калганнарындагы кебек үк шәмәхә фольгага төрелгән төп-төгәл тагын өч конфет ята иде! Ә янында эшләнгән датасы белән «Упаковщик №2» дигән сүзләр бастырылган һәм өскәрәк, кулдан «С Новым годом!» дип язылган каты кәгазь кисәге куелган. Инде ничә еллар үтте, ә күңелдә исемен күрсәтмәгән 2нче номерлы упаковщикка рәхмәт хисе бүген дә яши.

Гөлзадә Мөхетдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев