Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җинаятьләр саны буенча без алда

Дистанцион мошенниклар өч айда 13 миллион сумлык зыян китергән.

Эчке эшләр бүлегендә агымдагы елның 3 аена йомгак ясалды. Шул уңайдан журналистлар бүлек җитәкчесе, полиция полковнигы Айрат Ханбиков белән очрашты.

Хокук сакчылары җинаятьчелек буенча зур күтәрелешләр теркәмәсә дә, эчке эшләр бүлегенә 11 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Көненә алар йөздән арта.

– Айрат Равилович, эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итүләр күп, җинаятьләр кимеми. Сез узган 3 айны чагыштырмача ничек бәялисез?
– Безнең Яшел Үзәндә халык бик актив. Нинди проблемасы чыкмасын, фатирын су басамы, җир мәсьәләсеме – эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә. Җинаятьчелек торышы буен ча резонанслы очрак лар теркәлмәсә дә, сан буенча Түбән Кама кебек зур шәһәрләрне дә узып китәбез. 661 җинаять теркәлеп, узган елгыдан ул 10,4 процентка күбрәк. Шул ук вакытта урлауларның кимүе күзәтелә. Теркәлгән 193 очракның 40 проценты «Яңа Тура» Технополисы, «Казань-Экспресс», «Вайлд берриз», «Озон» объектларына туры килә. 2021 елда аларның территориясендә 13 урлау булып, 1,6 миллион сумлык зыян китерелде.

Җинаятьләрнең күбесен дистанцион мошенник лык һәм банк карталарыннан урлау лар тәшкил итә. Алардан 13 миллион сумлык зыян китерелде. Бу җинаятьләр буенча 16 кешене җавапка тарттык. Зыян күрүчеләр арасында төрле яшь һәм социаль төркем вәкилләре бар. Дистанцион юл белән эш иткән җинаятьчеләр кармагына бик грамоталы кешеләр дә эләгә. Һәр очрак буенча полиция бүлегенә хәбәр итү кирәк. Аларны ачу катлаулы булса да, тикшерү алып барыла, туплана, шуның белән җинаятьчеләрнең эзенә төшү мөмкинлеге арта. Һәр очрак гомуми реестрга кертелеп, анализлана. Шуңа күрә нинди генә хәл килеп чыкмасын, хәбәр итү мөһим. Заманча телефоннарда төрле программалар бар, тавышны яздырып та алырга була. Шуны истән чыгармаска: банк хезмәткәрләре клиентларга шалтыратмый. Банкның кайнар линиясенә үзеңә шалтырату кирәк. «Әни ярдәм ит!» («Мама помоги!») шалтыратуы буенча алданучылар күп булды. Март ахырында Самарада яшәүче 22 эпизод буенча гаепләнде. 2021 елның 3 аенда 66 дистанцион мошенник лык теркәлде (2020 елда – 60). Кабатлап әйтәм, һәр шалтыратуга ышанып, шәхси мәгълүматны бирер гә ярамый. Ялганчылар корбаннарының соңгы акчасын алдап алу өчен бернәрсәдән дә тартынмый.

– Кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән очраклар арта. Алар нинди төр җинаятьләр исәбенә киеренкеләнә? Бөтенесе дә ачыкланганмы?
– «Осиново» полиция бүлегенә, халык саны артуга бәйле рәвештә, җинаятьләр былтыргыдан 20 фактка артты. Миллионлаган кеше яшәгән Казан белән күршедәш булу, үз нәти җәсен күрсәтә. Биредә, наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле факт лар еш теркәлә. 2021 елның 1нче кварталында 229 авыр җинаять булып, ул 2020 елдан 55кә күбрәк. Шуларның 120се әлегә ачылмаган, 30ы наркотикларның законсыз әйләнешенә туры килә. Наркотик матдәләрне куеп калдыру (закладка) факт лары бик күп. Бу төр җинаятьләр буенча 27 кеше җаваплылыкка тартылды. Гыйнварда ТР территория сендә аеруча зур күләмдә наркотик матдәләрне сату белән шөгыльләнгән төркемнән 5 кешенең эшен тикшереп судка җибәрдек. Алар 6 эпизод буенча гаепләнә. Наркотик кул ланучыларның күбесе тотылгач, медицина тикшеренүеннән баш тарта. Шуңа күрә бу рәсми статис тикада чагылыш тапмый. Яшел Үзәндә 1 меңләп наркоман кеше исәптә тора, әмма чынбарлыкта алар күбрәк.

Үтерүләр 7 фактка артты, сәбәбе – эчкечелек. Та лаулар күбрәк сәүдә нокталарына туры килә. Гомумән алганда, бездә зур шәһәрләр белән чагыштыр ганда, талаулар күбрәк кылына. Әйт кәнемчә, халык бик актив. Быел Осиновода иртән эшкә барганда хатын-кызларны талау очрак лары булган иде. Моның буенча Осиновода яшәгән, Казанда эшләп, эшсез калган ульяновскилы тотылды, җинаять эшен судка җибәрәчәкбез.

– Яшьләр проблемасы буенча нинди эш алып барыла?
– Бу елның гыйнварында шәһәр яшьләре арасында чыккан ызгыш буенча тикшерүләр дәвам итә. Катнашучыларның шәхесләре, мотивы ачыкланды.

Гаепләнүчеләрнең бер партиясенең эшен май ахырында судка җибәрәбез. Әгәр дә бу яшьләр эш белән мәшгуль булса, мондый гамәл кылырга вакытлары калмас иде. Әлеге очракта социаль мәсьәлә өстенлек ле булып кала.

2021 елда яшүсмерләр арасында җинаятьләр 20дән 11гә кимеде. Бүлек инспекторлары яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне булдырмау буенча профилактик чаралар үткәрә. 53 яшүсмер һәм үз бурычын үтәмәгән 39 әти-әни административ җаваплылыкка тартылды, 34 әти-әни профилактик исәпкә куелды. Балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләү бүлегендә барлыгы 280 ата-ана исәптә тора.

Айрат Ханбиков әңгәмә барышында гаиләләрдә ызгышлар нәтиҗәсендә чыккан җинаятьләрнең быел 11 очракка артуы турында әйтте. 100гә якын эшне судка җибәргәннәр. Көмешкә ясап сатучылар белән эш алып барыла. Закон бозуларны ачыклау максатыннан, контроль сатып алулар оештырылыр га мөмкин. Болар буенча аноним хәбәр итүләр дә кабул ителә һәм тикшерелә. Сүз уңаеннан, эчке эшләр бүлегендә вакантлы урыннарга хезмәткәрләр кабул ителә. Шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев