Шәһәр һәм авылларда һәр истәлекле дата уңаеннан бәйрәмнәр оештырылып кына тора. Халык күп җыелган җирдә нинди дә булса күңелсез хәлнең килеп чыгасын көт тә тор. Менә нәкъ шундый моментларда «безнең полиция безне саклый» да инде. Агымдагы елның 6 ай дәвамында Бүлек хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен саклау буенча 62 чара уздырган (4 - халык җыены, 7 - иҗтимагый-политик, 10 - дини, 27 - спорт, 14 - мәдәни тамаша). Аларда 817 полиция хезмәткәре катнашкан.
Быелгы яртыеллыкта, үзган ел белән чагыштырганда, җинать кылулар да 27,6 процентка азрак. Бу уңай күренеш, нигездә, урлауларның кимүе нәтиҗәсе. Шулай ук, авыр җинаятьләр дә узган елгыдан 72 фактка калыша. Әллә кыек юлда йөрүче гражданнар тәртипкә утыра башлады, әллә полиция, чынлап та, уяу - хисап кәгазьләрендә яхшы якка үзгәреш күзгә ташлана. Бу күңелле күренешнең кәгазьдә генә түгел, чынлыкта да шулай булуына бик тә ышанасы килә. 2016 ел белән чагыштырганда җинаять эшләрен тикшереп ачыклау да 2,5 процентка күбрәк.
Соңгы елларда халык өчен дә, полиция хезмәткәрләре өчен дә зур проблема барлыкка килде. Ул да булса телефон һәм интернет челтәре ярдәмендә кылынган мошенниклык. Ярты ел эчендә әлеге категория буенча 61 җинаять эше ачылган.
- Хәзерге вакытта интернет һәм телефон мошенниклары турында гражданнарны даими кисәтеп торабыз. Шуңа да карамастан, трубканың теге башындагы тавышка ышанып, акчасыннан колак кагучылар кимеми. 8-800 саннарына башланган банклар белән бәйле бушлай хезмәт күрсәтү номерлары белән дә сак булырга кирәк, чөнки алар хәзер шәхси затларда да бар һәм алар шуннан файдалана да, - ди Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков. - Агымдагы елның апреленнән алып бүгенге көнгәчә шәһәребез территориясендә велосипедларны теркәү буенча «Велосипедыңны сакла» акциясе бара. Велосипед һәм аның хуҗасы турындагы белешмә бүлекнең мәгълүмат базасына кертелә. Әлеге профилактик акция велосипед урлауларны ачыклау максатыннан уздырыла.
Полиция хезмәткәрләренең эше күп һәм катлаулы. Районыбыз территориясендә 68 «сыйлану» йорты булу гына да күпме мәшәкать тудыра. Аларның 44е - шәһәрдә, 24е - район буенча. 1514 кеше исерек килеш административ җаваплылыкка тартылган, 1175 кеше вак хулиганлык кылган өчен тоткарланган.
Йөкләмәләр һәм эш күп, ә хезмәткәрләр җитешми. Бүгенге көндә полицейскийларга кытлык. Бәлки газета укучыларыбыз арасында халыкка ышанычлы хезмәт күрсәтергә теләүчеләр бардыр, рәхим итегез. Эшкә урнашу белән бәйле сорауларыгыз булса, Яшел Үзән шәһәре, Заикин урамы, 1 нче йорт адресы яки 4-33-08, 4-33-26 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итә аласыз. Электрон адрес: dmitriy.kuklev@tatar.ru.
Гөлнара Вәлиева, Марат Хәялетдинов фотосы.
Нет комментариев