Җинаятьче эзләнә
17 августта 17 сәгать 55 минутта Васильево бистәсенең Мәктәп урамындагы почта бүлегендә билгесез ир пистолетка охшаган әйбер белән куркытып, операторның кулыннан пластик әрҗәне талап ала. Ә әрҗәдә 50 мең сумнан артык акча була. Почта бүлегеннән чыкканда җинаятьче акчаның бер өлешен төшереп калдыра. Нәтиҗәдә аның кулында 6500 сум акча кала.
Эчке эшләр бүлегендә бу очрак буенча җинаять эше кузгатыла.
Шик астына алынучының билгеләре: 20-25 яшьләр тирәсендә, буе 180-185 сантиметр, ябык гәүдәле, соры төстәге бриджидан, капюшонлы кара төстәге озын җиңле толстовкадан, бейсболкадан, кара күзлектән, йөзен кара төстәге яулык белән бәйләгән, кара перчаткадан. Акцент белән сөйләшә.
Бу кеше турында белүчеләрнең Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә түбәндәге телефоннар аша шалтыратулары сорала: 89503190868, 89872380966, 89375267799, 89510610375.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев