Иң онытылмаслык чыгарылыш кичәсе безнеке булгандыр
Еллар узса да, кайбер мизгелләр күңелдән җуелмый. Мәктәпне тәмамлауга җиде ел үтсә дә, укучыбыз гаиләсе өчен ул чыгарылыш кичәсе һаман да иң кадерле истәлекләрнең берсе булып кала. Ни өчен бәйрәм ике көнгә сузылган?
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Июнь – тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар өчен дулкынландыргыч көннәргә бай ай. Имтиханнар тапшыру, аннары билгеләрне көтү һәм чыгарылыш кичәсе. Бер көнне бик матур киенгән егетләр-кызлар төркеме каршыма очрады да, кызымның да шундый «вечеры» хәтеремдә яңарды. Һәм яраткан «Яшел Үзән»емә хат итеп язып кертергә булдым. Чөнки үзем бик көтеп алам, яратам газетада чыккан хатларны укырга. Минекен дә бастырырсыз дип ышанып калам.
Кызым Илүзә мәктәпне тәмамлаганга быел җиде ел инде. Шөкер, югары белем алды, хәзер Казанда яши һәм эшли. Аллаһ бирса, ел ахырына беренче оныгыбызны көтәбез.
Ул беренче сыйныфтан ук активистка булды, шуңа күрә аның белән бергә үземә дә, вакыты-вакыты белән әтисенә дә мәктәп тормышында кайнарга туры килде. Ә чыгарылыш кичәсе аеруча хәтердә, чөнки без аны, мәктәп тарихында булмаганча, ике көн бәйрәм иттек.
Сыйныф җитәкчебез хәзер дә, очрашкан саен, безнең классны сөйли. «Иң тырыш, иң әйбәт, иң сагынган классым – сез», – ди. Анысы инде, укытучы һәр ата-анага баласы укыган сыйныфны шулай дип әйтәдер, әмма барыбер приятно.
Әй, мәш килгәннәр иде әзерләнеп ул чыгарылыш кичәсенә, имтиханнарга да шуның кадәр әзерләнмәгәннәрдер, мөгаен. Башкалар кебек уку елы ахырында гына түгел, октябрь аенда ук тотындылар болар.
Әйтәм бит, безнең кыз актив булганга, класслары белән бездә җыелышып яттылар: җырлар, шигырьләр иҗат итеп, сценарийлар язып, аннары шуларны репетиция ясап.
Сыйныфларында бию түгәрәкләренә йөрүчеләр дә, музыка мәктәбендә вокалга укучылар да бар иде. Нинди шәп номерлар килеп чыкканын чамалыйсыздыр. Музыка, костюмнар, бизәлеш – барысын да үзләре әзерләде. Бездә ясаган кыска-кыска репетицияләрен күреп тә күзләргә яшь килә иде.
Һәм менә көтелгән кичә көне дә килеп җитте. Мәктәп сәхнәсенә безнең 11А сыйныфы күтәрелде. Кызлар барысы да озын «бальный» күлмәкләрдән, егетләр костюмнардан – шулай киенергә сөйләштеләр. Әти-әниләр дә, мәктәп персоналы да һәр номер саен елаштык.
Бигрәк тә төрле чорда чыгарылыш кичәләре ничек узуын тасвирлаган тамаша ошады. Башта кызлар СССР заманындагы мәктәп формаларыннан, ак алъяпкычлардан «Прекрасное далеко» һәм «Школьный вальс» җырлары астында биеде. Аннары туксанынчы еллар «килде» һәм зал «гөж» итте, чөнки безнең дә, күпчелек укытучыларның да яшь чаклары шул елларга туры килә. Шуннан соң хәзерге – заманча чыгарылыш кичәсе башланды. Менә, үзем компьютер каршында хат язам, ә үзем әйтерсең кабат шул вакытка кайттым.
Безнекеләрнең чыгышы артык озакка киткәч, директор сәгатенә карап: «Әле тагын өч классның чыгыш ясыйсы бар», – дип туктатты. Балаларның бик тә күңелләре төште, чөнки ел буе әзерләгәннәренең яртысын гына күрсәтеп өлгерделәр. Күпме номер, кызыклы сюрпризлар күрсәтелмичә калды. Күпме тырышлык һәм хезмәт әрәмгә бит инде.
Шунда ата-аналар комитеты җыелышып, киңәштек тә, директор һәм завучлар белән сөйләшеп, бәйрәмне ике көнгә бүләргә булдык. Директорыбыз да бик уңай кеше иде:
– Чыгарылыш кичәсенең икенче өлеше иртәгә булачак, – дип игълан итте.
Балаларның дәрте сүнәр һәм шундый мөһим мизгелнең тантанасы сүрелер дип курыккан идек, кая ул! Юкка борчылганбыз. Иртәгәсе көн тагын да күңеллерәк узды. Кызлар да, егетләр дә башка төрле, заманча киемнәрдән килде. Укытучылар да, балалар да үзләрен ничектер иркенрәк тотты.
Искиткеч чыгарылыш булган иде, әйтәм бит! Класста талантлар күп булганлыктан, кабат-кабат чыгарып җырлаттылар, биеттеләр. Шуңа чыгарылыш кичәсендә төшкән фотолар һәм видеолар да төрле: чөнки киемнәр дә, прическалар да икенче көнне башка иде.
Һәркемгә үзенеке матур, әйбәт инде ул. Быелгы чыгарылыш сыйныф яшьләрен күргәч, минем үзебезнең үзенчәлекле, ике көнгә сузылган кичәбез турында сөйлисем килде. Ул безнең, чынлап та, мәктәп тарихында да, гаиләләр өчен дә онытылмаслык булган иде.
Быел мәктәп белән саубуллашып, зур тормыш юлына аяк басучыларга уңышлар, максат-хыялларының тормышка ашуын телим.
Шамилә Зарипова.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев