Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң яхшы хат ташучылар билгеле булды

Редакциябез укучыларын гына түгел, ә почтальоннарны да бүләкләүне традициягә кертте. 2025 елның беренче яртыеллыгына «Яшел Үзән» газетасын яздыру буенча «Зеленодольск районының иң яхшы хат ташучысы» бәйгесе җиңүчеләрен игълан итәр чак җитте.

1нче урын – Ризәлә Габдрахманова, Күгеш;
2нче урын – Әлфия Җаббарова, Акъегет;
3нче урын – Гөлгенә Ибәтуллина, Түбән Урысбага.


«Газетага язылуны иң яхшы оештыручы» номинациясендә Рус Әҗәле поч­та элемтәсе бүлекчәсе беренче булды. Әлбәттә, почтальоннарыбыз булмаса, газета да вакытында укучыларыбызга барып ирешмәс иде. Сез, хезмәт хакы аз, эш авыр дип, уфтанмыйсыз, зарланмыйсыз, хезмәтегезне намус белән башкарасыз. Шуңа да, барчагызга да чиксез рәхмәтлебез. Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз һәм редакциядән акчалата бүләкне килеп алуыгызны көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев