Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Имтихан нәтиҗәләре югары, әмма...

Уку елы буе җилкәдә авыр йөк булып, укучыларның гына түгел, ә әти-әниләрнең дә төн йокыларын калдырган бердәм дәүләт имтиханы артта калды. Әле кичә генә мәктәп укучысы булган егет-кызлар бүген инде студент исемен яулар өчен көрәшә.

Быел безнең район һәм шәһәрдә бердәм дәүләт имтиханын 488 укучы тапшырды. Барлык имтихан бирү үзәкләре, ул 11нче һәм 15нче мәктәптә урнашкан иде, видеокүзәтү һәм металл эзләгеч белән тәэмин ителде. Һәр имтихан бирүче рамка аша металлодетектор белән тикшерелеп кертелде. Сыйныф бүлмәләренә ике камера урнаштырылды. Әгәр дә шул камераларның берсеннән укучы күренмәсә, имтихан бирелде дип саналмый икән. Мондый очраклар безнең район һәм шәһәрдә теркәлмәгән.
IX сыйныфны 1407 укучы тәмамлады. Алар төп дәүләт имтиханын 5 пункт­та тапшырды. Укучыларның күбесе сайлап алу буенча җәмгыять белеме, информатика, биология, география фәннәренә өстенлек биргән.
Быел рус теленнән 128 укучы 80нән югарырак балл җыйган. Математикадан профильле юнәлештә тапшыручылар исә республика дәрәҗәсен узып киткән. 3нче гимназиядән бер укучы 71 балл, 1нче лицейны тәмамлаучы - 65, ә 9нчы лицейдан 63 баллга тапшыручылар бар. Ике укучы имтиханны 100 баллга биргән. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева җиткерде. Узган ел чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы да өлгергәнлек аттестатын кулларына алган булса, быел бер укучыга мондый бәхет елмаймаган.
XI сыйныфны тәмамлаучылар арасында социологик сораштыру уздырган булганнар. Анда шәһәрдән 280, ә районнан 117 укучы катнашкан. Сораулары гади, әмма булачак студентлар өчен актуаль. Сезнең өчен тормышта иң мөһиме нәрсә? Гаиләдәгә мөнәсәбәтләр, сәламәтлек өчен тавыш бирүчеләр күбрәк. Буш вакытта нәрсә эшлисез дигәндә, яшьләрнең спорт белән шөгыльләнергә һәм дуслар белән урамда йөрергә яратуы ачык күренә. Шул ук вакытта китап укымаулары, һөнәр сайлаганда бу мөһим сорауны егет-кызлар үзләре түгел, ә алар өчен әти-әниләре һәм укытучылар хәл итүе дә билгеле булган. Чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе киләчәген туган шәһәре белән бәйләргә теләми. Сәбәбен дә аңларга була: хезмәт хакы түбән. Кайда гына яшәсәләр дә, кем генә булсалар да, Яшел Үзән яшьләренең чын кеше булып калуларын телик.
Җәйге каникулның инде икенче ае да узып бара. Тиздән бушап калган белем йортлары кабат балаларның шау-шулы тавышына күмеләчәк.
- Елдагыча «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе дә старт ала. Аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче малай-кызларга безнең ярдәм кирәк. Предприятиеләрнең, эшмәкәрләрнең, җитәкчеләрнең акциядә актив катнашуларын сорыйм, - дип чыгышын тәмамлады Рәйсә Афанасьева.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев