Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иминлек каешы гына димәгез

Сентябрь ахырына кадәр республика территориясендә «Иминлек каешы» дип исемләнгән оператив-профилактик чара уза.

2019 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча, район территориясендә 68 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге аварияләрдә 10 кеше үлгән, 83е имгәнгән. Шуңа да, еш кына юл-патруль хезмәте наряды төркеме машина йөртүчеләрне тикшерә. Иминлек каешы эләктерелгәнме? Мондый рейдлар вакытында, гадәттә, башка кагыйдә бозулар да ачыклана.
Инспекторлар барлык гражданнарны да битараф булмаска чакыра. Әгәр дә юлда шикле машина йөртүчеләрне күрәсез икән, кесә телефоныннан 112 яки Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлекнең дежур частенә 4-47-04 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев