«Имин җәй» флэшмобы
29 майда 14нче лицей каршында «Имин җәй!» исеме астында 100 укучы катнашында бию флэшмобы узды. Анда төп атрибут булып ут кайтаргыч аксессуарлар торды.

Яшь инспекторлар отряды җәйге чорда юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте. Бу хакта балаларның хәтеренә Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин да төшерде.

Чараның максаты - балалар һәм яшүсмерләр арасында юл-транспорт травматизмын, җәйге чорда чыгарга мөмкин булган аварияләрне кисәтү һәм киемнәрдә ут кайтаргыч элементлар куллану кирәклегенә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев