Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Имин тәгәрмәч» конкурсына нәтиҗә ясалды

22 майда яшь инспекторларның «Имин тәгәрмәч» хәрәкәте конкурсы булып узды.

Әлеге муниципаль конкурсны балалар иҗаты үзәге, мәгариф идарәсе, ЮХИДИ бүлеге оештырып, ул юлларда балалар катнашында юл һәлакәтләрен булдырмау һәм кисәтү, балаларны яшь инспекторлар отрядына җәлеп итү максатыннан уздырыла.

Яшел Үзән районында яшь инспекторларның 31 отряды булып, аларда 400дән артык бала исәпләнә.

Конкурсның төрле этапларын узганнан соң I урынны шәһәрнең 14нче лицее алса, II урынга Татар Танае авылы урта мәктәбе командасы лаек булды. III урын - 11нче мәктәптә.

Призлы урыннар алган командалар җитәкчеләре һәм катнашучылары бүләкләр һәм дипломнар алды. Әмма урын ала алмаганнар да онытылмады, берсе дә бүләксез кайтып китмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев