Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иман байлыгы – тиңсез хәзинә

Татар Танае авылында узган Корбан ашы мәҗлесе һәркемдә якты тәэсирләр калдырды. Әлеге күркәм чарага районыбыз мәчетеннән Рамил хәзрәт тә кунак булып килгән иде.

Табын муллыгы белән хәзер беркемне дә шаккатырып булмый, ә менә иман байлыгы - тиңсез хәзинә. Тик шулай да Кызыл Шәрыкъ җәмгыяте, Сираҗиев Фәргать китергән корбан итләре, Камалтдинова Рәсимә биргән сәдака казыннан алтын куллы аш-су осталарыбыз Садриева Фәридә апа, «Кояшкай» балалар бакчасы җитәкчесе Вәлиева Фирдинә, тәрбиячеләр Гәбдерәхимова Ризидә, Уразова Илнара, Акмалова Эльмира - мул табын әзерләп авылдашларыбызны сыйлады. Аларга Ходай исәнлек бирсен.
Шөкер, авылыбызда мәчет эшләп килә. Имамыбыз Наил хәзрәт килүчеләргә изге дини йолаларыбыз турында сөйләде, ешрак мәчеткә йөрергә өндәде. Килгән барлык авылдашларыбыз да канәгать булып, рәхмәт әйтеп, кылган барлык догаларыбыз кабул булып, киләчәктә дә бу йола дәвам итсен иде, дип чын күңелдән теләкләр теләделәр.
Тәлгать Сәйфетдинов,
Татар Танае

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев