Ильвина: «Коточкыч куркыныч… Иртән подвалда утырдык»
Татар һәм рус эстрадасы җырчысы Ильвина социаль челтәрләрдә кичә иртән подвалда утырулары хакында сөйләгән.
Җырчы дрон төшеп шартлаган торак комплекс янында яши булса кирәк. Ул хакта төгәл мәгълүмат бирмәсә дә, Ильвина:
«Коточкыч куркыныч… Барысы да әле дә күз алдымда. Иртән подвалда утырдык. Барысын да үзем белән алдым, шулай тынычрак.
Экстрен очракларда кешеләр югалып кала. Ә бит андый минутларда һәр секунд кадерле.
Югары тоннарда җаваплы кешеләрне «кабызып җибәрергә» һәм, шул рәвешле, кешеләргә качарга һәм эвакуацияләнергә мөмкинлек бирергә туры килде», – дигән ул үзенең сторисларында.
Казанга дроннар һөҗүме булуы хакында язган идек. Барысы 8 пилотсыз очкыч һөҗүме теркәлде. Пилотсыз очкычлар бәрелү нәтиҗәсендә торак йортларга зыян килде, «Лазурные небеса» комплексында янгын чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев