Илсөя Бәдретдинова язылучысының уңайсыз соравына җавап биргән
Илсөя Бәдретдинова белән аның төркемендәге Илнур Коләхмәтовның дуэтын халык яратып кабул итте. Алар башкаруындагы «Арала бу газаптан», «Бәхет кошы», «Артыгын сорамыйм язмыштан», «Белмәдем», «Галия – Заһир», «Хыянәт» җырлары тамашачыларны «парлылар» булуына ышандыра алды.
Шул хакта җырчыга уңайсыз сорау биргәннәр. «Сезгә Илнурның хатыны көнләмиме? Ир белән хатын кебек җырлыйсыз бит», – дип сораганнар.
«Илнурның хатыны Айгөл – үзе дә артист. Бик матур, акыллы, зирәк хатын! Без аның белән даими элемтәдә. Хәтта бу темага сөйләшмибез дә», – дип җавап биргән Илсөя Бәдретдинова кызыксынучыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев