Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илшат Ганиевтан җылы теләкләр

«Майский» теплицалар комбинаты»нда тырыш хезмәт куючы хөрмәтле хезмәттәшләрем, Яшел Үзән халкы!

Барчабыз да күтәренке күңел, матур хыяллар, зур өметләр белән Яңа елны каршы алабыз. Тагын бер елны тарих битләрендә калдырып алга атлыйбыз, үткәннәргә нәтиҗә ясыйбыз, уңышларны барлыйбыз, киләчәккә планнар корабыз. 
«Майский» теплицалар комбинаты Яңа елны елдагыча хезмәт уңышлары белән каршы ала. Экологик чиста продукциябезне республика гына түгел, ә илебез халкы да яратып куллана һәм киләчәктә дә шулай булыр дигән ышаныч бар. Ә төп байлыгыбыз – сез, хөрмәтле хезмәткәрләр, һөнәр осталары! Киләчәктә дә куйган максатларыбызга тугры калып, яңадан-яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын, күңелләребездә ышаныч уты сүнмәсен. 
Барчагызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Ул һәр йортка иминлек, гаиләләребезгә сәламәтлек, тынычлык, бәхет-шатлыклар гына китерсен иде. Корган уй-хыялларыгыз тормышка ашсын. Предприятиебез уңышларга ирешсен, җитештергән продукциябез халкыбызның табын күркенә әйләнсен. Тормышыбыз мул һәм иркен, киләчәгебез тотрыклы һәм өметле булсын! 
Илшат Ганиев, 
«Майский» теплицалар комбинаты» ширкәтенең генераль директоры 
Марина Ситдыйкова, 
профсоюз оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев