Илсафка – 50
«Пирамида»да Татарстанның атказанган артисты ИлСафның 50 яшьлек юбилеена багышланган зур концерты узды.
Кичәдә эстраданың иң популяр җырчылары - ИлСафның иҗатташ дуслары катнашты. Залда утыручы тамашачы арасында ИлСафның якыннары, яраткан тамашачысы һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, ИлСафның тормыш иптәше Зилә ханым да бар иде. Юбилярның туган ягы - Чүпрәле муниципаль район башлыгы Александр Шадриков, сәхнәгә менеп, котлау сүзләрен җиткерде. Чүпрәледән килгән балалар ИлСафның балачагы, аның җырчы булырга хыяллануы, әмма авыл хуҗалыгын да яратуы, шул юнәлештә белем алуы турында скетч тәкъдим итте. ИлСафның популяр җырларыннан өзекләр яңгырады, тамашачылар арасында уен оештырылды.
Юбилей конөертында Вил Усманов, Рәсим Низамов, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Вадим Захаров, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Данир Сабиров, Илназ Баһ, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Рөстәм Асаев, Раяз Фасыйхов, «Мунча ташы», Раил Садриев, Рөстәм Закиров, Илнар Сәйфиев юбилярны котлап чыгыш ясады. Кичә җыр һәм юмор белән бергә үрелеп барды.
Тулырак - газетабызның 42нче санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев