Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илһамландыра торган яңалык: Яңа Турада, ниһаять, фельдшер эшкә урнашкан

Авыл ФАПына эшләргә Казан медицина көллиятен тәмамлаган Алинә Чурилова килде. Бу вакыйганы авыл халкы түземсезлек белән көтте, бер елга якын фельдшер-акушерлык пункты медицина хезмәткәрсез торды.

Хакасия Республикасында туган Алина Владиславовна балачактан ак халат киеп йөрергә хыяллана. Мәктәптән соң ул медколледжга укырга керә һәм Казанда төпләнеп кала. Уку вакытында районыбызның бер ФАПында практика уза, ә диплом алганнан соң эш һәм яшәү урыны итеп Яңа Тураны сайлый.

Хәзер җирле халыкның медицина ярдәме алу белән проблемалары булмаячак. Яшь белгечнең эше кайный.

- Әле генә уколлар куйдым һәм кан басымын үлчәдем, инде менә яңа туган сабыйга патронажга барырга да вакыт килеп җитте, – дип сөйләде Алинә.

Яңа Тура ФАПына 520 кеше беркетелгән. Фельдшерны авылда ачык йөз белән каршы алдылар. Ул, үз чиратында, аларның ышанычларын акларга вәгъдә итте.

Уңышлы хезмәт Сезгә, Алинә Владиславовна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев