Илдар Әхмәтов: «Интегеп салып ятмадым»
Татар эстрадасының үзенчәлекле тавышлы җырчысы Илдар Әхмәтов белән җәһәт кенә интервью корып алдык.
Гади кеше белән сөйләшүләре дә җиңел шул.
- Илдар, нихәл? Нинди яңалыкларың бар?
- Солянка концертларында йөрим.
- Нишләп сольный концертлар куймыйсың? Күренми башладың бит?
- Аның файдасы бар микән соң? Хәзер халык үзе дә буталып бетте бит инде. Кая йөрергә, кая йөрмәскә икәнне белми. Эстрада әзрәк иләк аркылы чыксын дип торам. Тормышлар бераз үзгәрмәс микән дип көтә идем. Үземне зур диңгез өстендәге калкавыч сыман хис итәм әле.
- Яңа клипларың да юк?
- Әле дә продюсерлык үзәге белән килешү нигезендә эшлим. Ул килешү бетмәде ич әле. Шуңа күрә «все вопросы к ним». Артык чыгымнар чыгарасым килми.
- Казанга күченеп килүеңә күпме булды инде?
- 10 ел.
- Гаиләң нихәлдә?
- Аллаһка шөкер, бар да әйбәт. Олы улым Ислам беренче сыйныфка укырга керде. Кече улым Айдарга 4 яшь тула. Хатыным Ландыш нәфис гимнастика мәктәбендә методист булып эшли.
- Кайда яшисез?
- Казан янындагы Большие Клыки бистәсендә. Үз йортыбыз белән. «Большие Клыки»ны татарчага тәрҗемә итсәгез, һәйкәл куяр идем! Шуның татарчасын белергә иде.
- Руслар күп анда дип беләм.
- Әйе, руслар күп яши. Кечкенә Клыкиенда да, Зур Клыкиенда да. Татарлар басып бетергән инде аны. Тарихи яктан караганда, монда электән үк кирпечтән өелгән чиркәүләр булган. Биредә җир кишәрлекләре алып, өй алдында мәчетләр төзүчеләр дә бар.
- Йорт салып кергәнеңә күпме?
- Ел ярым торабыз. Әзер йорт сатып алдым. Интегеп салып ятмадым. Акча бар бит. Акча бөтен нәрсәне хәл итә.
- Агачтанмы, кирпечтәнме?
- Кызыл кирпечтән.
- Ничә катлы?
- Ике.
- Өр яңа, кеше дә тормаган йортмы?
- Әйе, әйе.
- Быелгы җәйне ничек үткәрдең?
- Авылда булдым. Гадәттә, туган авылыма кайтып печән чабам. Абыйлар авылга кайткач: «Бигрәк зурлап чапкансың», - диләр. Күп дип әйтүләре инде. Быел көз бик каты гөмбәгә йөрдем. Гөмбә белән чирләдем.
- Нинди гөмбәләр җыйдың?
- Җиңелрәк гөмбә җыясың инде. Каен гөмбәсе, ак гөмбә.
- Әти-әниләрең исән-саумы? Кайтып йөрисезме?
- Кайтып йөрибез. Кайта алмасак, үзләре шунда ук килеп җитәләр.
- Усал әтиме син?
- Белмим дә инде. Болай усал түгел кебек.
«Акчарлак» газетасы сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев