Яшәеш

Илдар Гыйльметдинов Ремплерда нишләп йөри

Әлеге вакыйганы Новополька һәм Ремплер халкы зарыгып көтеп алды.

Чөнки элеккеге фельдшер-акушерлык пункты тузган иде. Яңа биналарны искесе белән чагыштырырлык түгел: матур, уңайлы һәм авылны да бизәп тора. ФАП ачу тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева катнашты. Кунакларның һәммәсы авыл халкы ФАПка прививка ясатырга һәм профилактик чараларга гына килүен теләде.

Фельдшер-акушерлык пункты өч ай эчендә төзелгән. Азнакайның "Нефтемаш" зоводында махсус технология буенча модульле блоклардан күтәргәннәр. Төзелеш һәм медицина җиһазлары өчен республика бюджетыннан Ремплерга 2,6 млн сум, ә Новополькага 3,5 млн сум акча кертелгән. Биредә санитар таләпләргә туры килүче, авыруга һәм медицина персоналына тиешле уңай шартлар тудырылган. Традиция буенча ФАП мөдирләренә, авырулар янына тизарада барып җитәр өчен велосипед тапшырылды.

Тулырак язманы газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Илдар Гыйльметдинов Ремплерда нишләп йөри
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш