"2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар...
Бәйгегә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 2877 эш кабул ителгән.
Бу бәйгегә Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Карауҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә озак еллар буе эшләп килгән "Көмеш каләм" түгәрәгенә йөрүче укучылар арасыннан дүртебез катнашырга теләк белдердек: Мин - 11 нче сыйныф укучысы Галимова Алинә, сыйныфташым Уктамжонова Дилсано, 10нчы сыйныф укучылары Нигъмәтҗанова Рәзилә һәм Гыймадиева Динара. Түгәрәк җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Әлфия Әсхәт кызы безнең бу теләкне бик хуп күрде. Нәтиҗәләребез шатландырырлык булды. Без җибәргән шигырьләр арасыннан икенче турга Нигъмәтҗанова Рәзилә һәм Гимадиева Динара эшләре үткән. 2016 елның 12 апрелендә "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. Нигъмәтҗанова Разилә һәм Гимадиева Динара "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексына бәйгенең йомгаклау тантанасына чакырылдылар. Разилә "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе ЛАУРЕАТЫ дипломы, Динара "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе дипломы белән бүләкләнделәр. Шунысы да куанычлы: Нигъмәтҗанова Рәзилә язган "Гөләп куагы һәм шайтан таягы ничек барлыкка килгән" әкият-пьеса "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе альманахына кертелгән. Рәзилә һәм Динараны бу зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Иҗади уңышлар телибез.
"Көмеш каләм" түгәрәге дә эшен шулай нәтиҗәле дәвам итсен.
Галимова Алинә, 11нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев