Җиләк жыю тәмен белә авылларда туганнар!
Җиләк җыю – рәхәт эш ул.
Җиләк җыю – рәхәт эш ул,
Әгәр булса җиләге.
Озакламый, көттермичә
Тулып торса чиләгең.
Җиләк җыю – бик күңелле,
Күкне яктыртса, кояш.
Ярышып бергә җыярга
Яныңда булса кулдаш.
Җиләк җыю – кирәкле эш,
Бай булыр табыннарың.
Синең белән сөенерләр
Балаң, дус, туганнарың.
Җиләк җыю – рәхәт кәсеп,
Тирә-юнең гел чәчәк.
Кошлар сайрап, күбәләкләр
Очып ямьнәр бирәчәк.
Җиләк җыю – рәхәт эш ул,
Тыныч булсын дөньялар!
Җиләк жыю тәмен белә
Авылларда туганнар.
Жиләк җыю – бик рәхәт эш,
Сабырлар итә белсәң.
Таңннан торып, болын-кырга
Җиләк жыярга кил син!
Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә
Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев